tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Данис Шакиров традицион бәлеш пешерү буенча остаханәсендә булды
Данис Шакиров традицион бәлеш пешерү буенча остаханәсендә булды

Данис Шакиров традицион бәлеш пешерү буенча остаханәсендә булды

Казанның «Туган авылым» комплексында каздан ризыклар пешерү буенча остаханә күрсәттеләр. Чара татар казы брендын булдыру һәм милли аш-су традицияләрен саклау максатыннан үткәрелә.

Остаханәдә казның баш-аягыннан традицион зур бәлеш, тутырылган каз муены һәм казның эч-башыннан мичтә чүлмәк пешереп күрсәттеләр.

Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров татарның азык-төлеген дә, һөнәрчелеген дә бренд итеп күтәрәчәкләрен әйтте.

«Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены кысаларында өч ел элек татар халык ашлары буенча аерым бер совет оештырган идек. Без үзебезнең азык-төлек, һөнәрчелек һәм башка өлкәләрне бренд буларак күтәрәчәкбез. Бөтенроссия «Каз өмәсе» фестивале дә аерым методика булдыра алырлык чара. Бу хәрәкәттә берничә буын катнаша, анысы да бик мөһим», – диде Данис Фәнис улы.

«Ак калфак» татар хатын-кызлар оешмасы рәисе Кадрия Идрисова татар халык ашлары советы җитәкчесе дә. Ул милләткә хас булган яңа төрле ризыклар барлыкка килү туктап торырга тиеш түгел, дип белдерде.

«Без тормышка яңа милли ашамлыклар кертергә тиеш. «Каз өмәсе» бәйгесендә үзебезнең татар егетләре, татар хатын-кызлары яңа технологияләр буенча әзерләнгән ризыкларны күрсәтәләр. Алар да милли булып кереп китәләр. Милли ризыклар барлыкка килү туктап калырга тиеш түгел», – диде Кадрия Рәис кызы.

Казның баш-аягыннан зур бәлешне аш-су остасы, II Бөтенроссия «Каз өмәсе» фестивалендә Гран-при иясе Минзәлә Гайнуллина пешерде. Ул остаханәгә Оренбург өлкәсе Переволоцк районы Чесноковка авылыннан килгән.

Фото: © Энҗе Габдуллина

«Мин пешергән каз бәлешен бик яратып ашыйлар. Аена ким дигәндә ике тапкыр пешерәм. Аш-су эшләрен яратып башкарам. Бәлеш рецепты да әнидән калган. Гомер буе шул рецепт белән пешерәм», – дип сөйләде Минзәлә Гайнуллина.

Казның йөрәк-бүтәкә-маеннан каз муены тутыру буенча остаханәне Саба районы Иләбәр авылыннан II Бөтенроссия «Каз өмәсе» фестивалендә каз муены тутыру буенча 1 урын яулаган Рамил Хафизов үткәрде. Казның эч-башыннан мичтә чүлмәк пешерүне «Туган авылым» комплексы шеф-повары Әхәт Дәүләтов күрсәтте.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*