tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Касыйм шәһәрендә татар иҗтимагый оешмалары активы белән очрашу узды
Касыйм шәһәрендә татар иҗтимагый оешмалары активы белән очрашу узды

Касыйм шәһәрендә татар иҗтимагый оешмалары активы белән очрашу узды

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Үзәк федераль округның татар иҗтимагый оешмалары активы белән очрашты. Әлеге очрашу Милли Шура рәисенең Рязань өлкәсенә эш сәфәре кысаларында узды.

Очрашу вакытында Васил Шәйхразыев ел саен Федераль округларда уза торган җыеннар турында сөйләде.

-Без Федераль округларның җитәкчеләре белән очрашып, узган елга нәтиҗә ясыйбыз һәм киләсе елга эш планы кабул итәбез. 2018 елдан башлап төбәкләрдә татар оешмалары белән очрашулар уза, аларда төрле мәсьәләләрне хәл итәргә тырышабыз,-диде ул.

Милли Шура рәисе Рязань өлкәсе вице-губернаторы Артем Брановка әлеге җирлектә җылы каршы алулары һәм биредә яшәгән татарларга ярдәм иткәннәре өчен зур рәхмәтен белдерде.

Артем Бранов Рязань өлкәсендә әлеге очрашуны уздырган өчен Васил Шәйхразыевка рәхмәтен җиткерде. Ул Касыйм – бай тарихлы шәһәр икәнен ассызыклады.

-Киләчәктә дә Касыйм шәһәрендә татар мохитен үстерергә тырышачакбыз,-диеп белдерде ул.

“Рязань өлкәсе татарларының төбәк милли-мәдәни автономиясе” иҗтимагый оешмасы советы рәисе Ильдар Бикуев төбәктә татар халкының милли бәйрәме Сабантуйны уздыру турында сөйләде.

-Әлеге бәйрәм Рязань өлкәсе татарларының төбәк милли-мәдәни автономиясе ярдәме белән оештырыла. Бу бәйрәм төрле милләт һәм дин кешеләрен генә түгел, ә чит илдәге милләттәшләребезне дә Рязань өлкәсенә җыя,-диде ул.

Ильдар Бикуев якшәмбе татар мәктәбе эшчәнлеге турында да мәгълүмат бирде.

Үзәк федераль округның татар иҗтимагый оешмалары активы белән очрашу вакытында 2024 елдагы чараны Владимир яки Тверь шәһәрендә уздырырга планлаштырдылар.

Очрашу ахырында татар халкының мәдәниятен, гореф-гадәтләрен үстерүгә өлеш керткән шәхесләргә Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләре тапшырылды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*