tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сабада Хөснулла Вәлиуллинны искә алдылар
Сабада Хөснулла Вәлиуллинны искә алдылар

Сабада Хөснулла Вәлиуллинны искә алдылар

Күренекле композитор, ТАССР (1966), РСФСР(1974) ның атказанган сәнгать эшлеклесе, якташыбыз Хөснул ага Вәлиуллинның тууына 110 ел тулу уңаеннан, “Хөснулла һәм Аллаһияр Валиуллиннар исемендәге сәнгать мәктәбе”ндә укучылар, укытучылар катнашында “Онытырга мөмкин түгел” исеме астында искә алу кичәсе узды.

Композиторның тормыш юлы, иҗаты турында мәгълүматлар җыелды. Казан шәһәрендә яшәүче гаиләсе янына барып, тарихи материаллар барланды. Туганнары белән очрашып, бүгенге көнгә кадәр билгеле булмаган кызыклы фактлар ачылды. Барлык мәгълүматлар бергә тупланып, бай эчтәлекле искә алу кичәсе оешты.

Укытучылар  гөлназ Дәүлиева, Зилә Зәйнетдинова башкаруында Р. Әхмәтҗанов сүзләренә “Акчарлаклар”, Х.Вахит сүзләренә “Саба җыры” укучылар тарафыннан җылы кабул ителде. Скрипкачы Диләрә Вәлиева  башкаруында “Ямьләнә Казан“, “Яшьлек килә”  (фортепианода Маликова Ч.Ф.) көйләре укучыларда композиторның иҗатына аеруча кызыксыну уятты.

Хореография бүлеге укучылары “Кошлар тынды”, “Урманнарга бардым җиләккә” биюләре белән тамашачыларны таң калдырды.  Баянчылар ансамбле, фортепианода уйнаган укучылар да Х. Вәлиуллиннның көйләрен яңгыратты.

Кичәгә кунак булып чакырылган Гөлзар Галиева, Дилүс Вәлиуллин үзләренең хатирәләре белән уртаклаштылар. Чарага югары бәя биреп, рәхмәтләрен әйттеләр.

Укучылар якташыбызның күпкырлы талант иясе булуына инандылар. Күргәзмәгә куелган композиторның тормышыннан алынган  фотолары, китаплары, әсәрләре, яшь Хөснулла уйнаган уен кораллары белән таныштылар.

Чара файдалы, шул ук вакытта композиторның әсәрләрен тыңлап, презентациядән фотосурәтләр карау белән үрелеп барды. Кичәне уку – укыту эшләре буенча директор урынбасары Гөлфинә Ярмөхәммәтова  алып барды.

Композиторыбыз иҗаты онытылмас ядкарь.  Әсәрләре яшьләрне дулкынландырган актуаль вакыйгаларны чагылдыручы, татар халык көйләре белән тирән бәйләнешле, милли үзенчәлекле булуы белән аерылып тора,  җәмгыятьчелек тарафыннан югары бәяләнә.

Чыганак: saby-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*