tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сабантуйда – «Мин иң тырыш хуҗабикә» бәйгесе
Сабантуйда – «Мин иң тырыш хуҗабикә»  бәйгесе

Сабантуйда – «Мин иң тырыш хуҗабикә» бәйгесе

Бөтендөнья татар конгрессы җирле оешмасы «Якты юл» («Светлый путь») газетасы белән берлектә милли бәйрәмебез – Сабан туе алдыннан уңган-булган хуҗабикәләребез өчен «Мин иң тырыш хуҗабикә» дип исемләнгән конкурс үткәрә. Җиңүче газета сайтында тавыш бирү юлы белән билгеләнә һәм мультиварка белән бүләкләнәчәк. Жюри комментарийлар күплегенә һәм аларның үзенчәлекле булуына игътибар итәчәк. Җирле оешма мондый чараларны даими үткәреп килә. Тукай районы җирле оешма җитәкчесе Инзилә Әхмәтгәрәева:

– Мондый бәйгеләрне үткәрү халкыбызның йолаларын, күркәм гадәтләрен саклауга юнәлтелгән. Милли ризыклар әзерләү – халкыбызның күркәм традицияләренең берсе. Ул татар кухнясы үзенчәлекләрен саклый. Өчпочмак, кыстыбый, бәлеш, чәк-чәк – татар халкына гына хас ризыклар. Аш-су осталарын ачыклау белән беррәттән яшьләребезне дә татар халык ашларын пешерергә өйрәтү – бәйгенең максаты булып тора. Бәхеткә каршы, катнашучылар күп, алар районның төрле авылларыннан: Боерган, Ташкичү, Теләнче Тамак, Шилнәбаш, Иске Абдул, «Татарстан» совхозы поселогы, Калмия, Иштирәктән. Бәйгене йомгаклаганда, аш-су осталары белән мастер-класс үткәрү күздә тотыла, – ди.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*