tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сабантуйлар дәвам итә…
Сабантуйлар дәвам итә…

Сабантуйлар дәвам итә…

Кичә, 28 нче июнь көнне,  Чаллы “Мәйдан”ында республика театрлары Сабан туе башланып ките. Иҗатчыларның сигезенче Сабан туенда ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның катнашты. Анда Әлмәт, Буа, Минзәлә, Түбән Кама, шулай ук Казаннан Г.Кариев исемендәге, Г.Камал исемендәге, “Әкият” курчак театрлары һәм башка труппаларның артистлары җыелды.

Бәйрәмне исә ТР Мәдәният министрлыгы, Яр Чаллы шәһәр хакимияте, К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма театры, Яр Чаллы татар дәүләт драма театры оештырды. Чаллы театры директоры Рашат Фәйзерахманов хәбәр иткәнчә, әлеге чара татар милли бәйрәмен тагын да популярлаштыру, халык гореф-гадәтләрен саклау һәм торгызу, сәнгатьнең һәм иҗатның төрле юнәлешләрен үстерү, дәүләт театрлары арасында иҗади элемтәләрне ныгыту максатларыннан уздырыла.

Театрлар Сабан туеның программасына милли көрәштән башлап, Сабан туена хас барлык төр уеннар-ярышлар, шулай ук бию марафоны һәм башка төрле ярышлар кергән. Призлы урыннар яулаган кешеләрне дипломнар һәм бүләкләр көтә, дип хәбәр иттеләр Чаллы театрыннан.

Аерым алганда, Татарстанда театрлар Сабан туе 2005 елдан бирле уздырыла. Иң беренчесе Биектау районы Әлдермеш авылында республиканың театр җәмәгатьчелеген җыйган иде. Шул вакыттан бирле Татарстан театрлары коллективлары ел саен үз Сабан туйларын бәйрәм итә.

Татар-информ МА

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*