tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Саха Республикасына Татарстан көннәренә килгән делегацияне чәк-чәк белән каршы алдылар
Саха Республикасына Татарстан көннәренә килгән делегацияне чәк-чәк белән каршы алдылар

Саха Республикасына Татарстан көннәренә килгән делегацияне чәк-чәк белән каршы алдылар

Саха Республикасында Татарстан көннәре була. Казаннан беренче делегация бүген Якутск шәһәренә килде.

Платон Ойунский исемендәге аэропортта кунакларны татар җәмгыяте һәм Якут мәдәният һәм сәнгать көллиятенең фольклор төркеме вәкилләре каршы алды. Милли киемнәр кигән балалар татарстанлыларны чәк-чәк һәм ат койрыкларыннан ясалган бәйләмнәр (якут телендә «дэйбиир» дип атала) сәламләде.

Беренче рейс белән Якутскка 185 кеше килде. Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразыев җитәкчелегендә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Мәгариф һәм фән министрлыгы, Дәүләт архивы, сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хезмәткәрләре дә килгән иде.

Делегация составында Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле, Буа драма театры, Алабуга музей-тыюлыгы, «Татаркино», кинематографистлар берлеге һәм Татарстан Язучылар берлеге вәкилләре бар.

Якутск шәһәрендә 22-25 июньдә Татарстан көннәре узачак, аның барышында Якутия халкын һәм кунакларын республика мәдәнияте, гореф-гадәтләре һәм йолалары белән таныштыру өчен киң программа тәкъдим ителәчәк.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*