tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сахалин татарлары шәҗәрә бәйгесе игълан иткән
Сахалин татарлары шәҗәрә бәйгесе игълан иткән

Сахалин татарлары шәҗәрә бәйгесе игълан иткән

Сахалин өлкәсендә «Кем мин һәм кайдан минем тамырларым?» дип аталган Сахалин өлкәсе оешуга 75 ел тулуга багышланган конкурс башланып киткән.

«Әлеге конкурс РФ һәм Сахалин өлкәсендә яшәгән, тамырлары татар булган кешеләр өчен. Һәр кеше үзенең җиде бабасын белергә һәм хөрмәтләргә тиеш. Гаилә бер кечкенә дәүләт кебек, аның үзенең кануннары, гадәтләре бар. Борынгы бабаларыңның тарихын белмичә, лаеклы киләчәк төзү мөмкин түгел», — ди Сахалин татарлары милли-мәдәни автономиясе рәисе Зәкия Вәлитова.

Конкурс 2022 елның 1 мартыннан 20 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Нәтиҗәләр ясау һәм җиңүчеләрне котлау 26 июньгә билгеләнгән. Конкурста 8 яшьтән алып катнашырга мөмкин.

Конкурсның оештыручылары: «Туган тел» Сахалин региональ иҗтимагый оешмасы, Сахалин татарлары милли-мәдәни автономиясе һәм Габдулла Тукай исемендәге Татар мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре этнографик музее.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*