tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан имам-мөхтәсибләре һәм казыйлары өчен укулар башланды
Татарстан имам-мөхтәсибләре һәм казыйлары өчен укулар башланды

Татарстан имам-мөхтәсибләре һәм казыйлары өчен укулар башланды

Диния Нәзарәте Татарстан имам-мөхтәсибләре һәм казыйлары өчен белем күтәрү курсларын башлап җибәрде. Ике көнлек дәресләр алу өчен республиканың барлык төбәкләреннән мөхтәсибәт һәм казыятләр башлыклары җыелды. Дәресләрне аларга Нәзарәтнең шәригать мәсьәләләре буенча бүлек җитәкчесе, Казан шәһәре казые Булат хәзрәт Мөбарәков һәм Нәзарәтнең Голәмәләр шурасы җаваплы сәркатибе, ислам фәннәре докторы Рөстәм хәзрәт Нургалиев бирә.

Булат хәзрәт Мөбарәковның лекциясе бүгенге заманның иң актуаль мәсьәләләренең берсенә – социаль челтәрләрдә һәм интернетта әдәп кагыйдәләренә багышлана.

Рөстәм хәзрәт Нургалиевның дәресләре хәзерге заман гаилә хокукы мәсьәләләренә багышлана. Ислам белгече лекция барышында гаилә әгъзаларының хокуклары, балигъ булмаган балаларны опекага алу, суд яки ЗАГС аша аерылышу, милекне бүлү темалары буенча чыгыш ясый. Быелгы очрашу исламда гаилә төшенчәсен ачыклау, гаиләнең патриархаль принципларына багышлана, Рөстәм хәзрәт Нургалиев шулай ук Ислам гаилә кыйммәтләрен яклауда дәүләт органнарының роле, ислам хокукында хатын-кызларның матди байлыкларга хокуклары турында сөйли.

Татарстан Республикасы имам-мөхтәсибләре һәм казыйлары өчен оештырылган квалификация күтәрү курслары иртәгә Татарстан мөселманары Диния нәзарәтенең Пленум утырышы белән төгәлләнәчәк.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*