tatruen
Баш бит / Яңалыклар / V Бөтенроссия «Ак калфак» укучы кызлар бәйгесенең III туры старт алды
V Бөтенроссия «Ак калфак» укучы кызлар бәйгесенең III туры старт алды

V Бөтенроссия «Ак калфак» укучы кызлар бәйгесенең III туры старт алды

Бүген Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитетында V Бөтенроссия «Ак калфак» укучы кызлар бәйгесенең III туры старт алды. Татарстанның төрле районнарыннан, шулай ук Пенза һәм Киров өлкәләреннән, Удмуртия Республикасыннан килгән катнашучылар төп бәйгедә үз көчләрен сынап карыйлар.

Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмалары җитәкчесе, региональ “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова кызларны Бөтендөнья татар конгрессының эшчәнлеге һәм аның проектлары белән таныштырды.

Бәйгенең район һәм төбәк этабында җиңүчеләрен Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев сәламләде.

-Хатын-кызларның гореф-гадәтләребезне саклый белүе, яшь буынга халкыбыз традицияләре рухында тәрбия бирүләре – болар барысы да милләтебезнең үсешен тәэмин итә. “Ак калфак” бәйгесе милли кием традицияләрен, татар халкының аш-су пешерү осталыгын, телебезне, мәдәниятебезне саклап, яңартып килә, – дип билгеләп үтте Милли Шура рәисе.

 

Ачылу тантанасы бәйгенең беренче этабы белән үрелеп китте: кызлар жюри әгъзаларын үзләре белән таныштырдылар һәм туган яклары, традицияләре, гаилә шәҗәрәләре хакында презентация тәкъдим иттеләр.

Катнашуларның һәрберсенең үз сәләте: кемдер бирегә чигүле алъяпкычлар алып килсә, кемдер  жюрины үзе бәйләгән уенчыклар, сәйләннән ясаган картиналар белән таң калдырды.

Бәйгенең III турында жюри әгъзалары “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова, “Идел” журналының татар редакциясе баш мөхәррире Гөлүсә Закирова, “Сөембикә” журналының баш мөхәррир урынбасары Гөлнур Сәфиуллина һ.б. булдылар.

-Төрле районнардан, төрле төбәкләрдән килеп “Ак калфак” бәйгесендә катнашучы кызларыбыз әлеге тәҗрибәне үз җирлекләренә кайтып уртаклаша. Алар үз туган якларында татар рухын тагын да ныгыталар, милли гореф-гадәтләргә яңарыш бирәләр, яшь буын өчен үрнәк булып торалар, – дип сөйли Кадрия Идрисова.

 

Программа кысаларында катнашучылар өчен каз пешерү һәм токмач кисү буенча остаханәләр үткәрү каралган. Бәйге нәтиҗәләре иртәгә, Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрында узачак “Фикердәшләр җыелган җирдә” чарасында билгеле булачак.

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*