tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Салават күпере» журналы «Күңелле әлифба» проектын башлый
«Салават күпере» журналы «Күңелле әлифба» проектын башлый

«Салават күпере» журналы «Күңелле әлифба» проектын башлый

Тапшыруның төп геройлары – Камал театры актеры Алмаз Гәрәев һәм аның кызы Зөбәйдә – татар әлифбасының һәр хәрефе белән танышып чыгачак.

«Салават күпере» редакциясе «Күңелле әлифба» дип исемләнгән проект башлап җибәрә. Проектта Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры актеры Алмаз Гәрәев һәм аның кызы Зөбәйдә катнаша. Бу хакта «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналлары мөхәррире Зилә Хөснетдинова сөйләде.

«Хәзер балаларның игътибарын җәлеп итү авыр, алар күбесенчә мультфильмнар карый, телефонда уеннар уйный. Укуга һәм белемгә өндәү җиңелләрдән түгел. YouTube хостингының „Күңелле Әлифба“ каналында бүгенге замана балалары өчен әлифба өйрәнү проекты башланды. Беренче чыгарылыш „а“ хәрефенә багышлана», — диде ул.

Видеода әти белән кызның бергәләп әлифба өйрәнүләре күрсәтелә. Сюжет буенча әлифбаның һәр хәрефе йә качып киткән, йә сихерләнгән. Төп геройларга аларны коткарырга кирәк булачак. Әлифбада 39 хәреф булганлыктан, проектыбыз да 39 тапшырудан торыр дип уйлыйм. Һәр хәреф анимацияләнгән, ул сөйләшә һәм хәрәкәтләнә. Шулай итеп, әти белән кыз һәр хәреф белән сөйләшеп, танышып чыгачак», — ди мөхәррир.

«Зөбәйдә — „Күңелле әлифба“ проектының төп герое. Нибары дүрт яшь булуга карамастан, аның сөйләме камил, төрле эмоцияләрне күрсәтә белә. Зөбәйдә белемгә, яңа маҗараларга омтыла. Проектта ул һәр хәрефне үзе эзләп табарга тиеш була. Мәсәлән, „д“ хәрефен давыл алып китә һ.б. Зөбәйдә төрле авырлыкларга очрап, әтисе белән алардан чыгу юлын эзли», — диде Зилә Хөснетдинова.

Аның сүзләренчә, «Күңелле әлифба» Tatmedia junior проекты кысаларында һәм Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре Комиссиясе ярдәме белән тормышка ашырыла. «Салават күпере», «Сабантуй», «Ялкын» һәм «Идел» журналлары татарча контент булдыруда көч куя. Язылучыларыбыз көн саен арта. Бу проектларның популярлыгы үсәр дип ышанам», — диде баш мөхәррир.

Зилә Мөбәрәкшина 

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*