tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Туган як” алга атлый
“Туган як” алга атлый

“Туган як” алга атлый

Россия мөселманнары Диния нәзарәте һәм Мөфтиләр шурасы, шәхсән үз исемемнән Түбән Новгород өлкәсендә татар телендә чыгып килгән “Туган як” газетасының 30 еллык юбилее уңаеннан нижгарлы дин кардәшләремне ихластан тәбрик итәм!

Күпмилләтле илебездә яңарыш җиле белән барлыкка килгән бу периодик милли басманы халыкчан һәм исеме җисеменә туры килгән газета дип әйтер идем, чөнки “Туган як”, чын мәгънәсендә, гади халык турында бик күп яза һәм шул ук вакытта туган ягы, татар теле һәм рухы өчен җан атып тора, хак динебезне пропагандалауга даими рәвештә түрдән урын бирә.

Аерым бер чорда Рифат ага Ибраһимов һәм Рауф абый Абдуллин җитәкләгән “Туган як” газетасы, Аллаһыга мең шөкер, бүген дә ышанычлы кулларда. Редакциядә тәҗрибәле, дус, үз эшләренең чын осталары хезмәт иткәнгә күрә, Нижгар татарлары газетасы яхшы якка нык үзгәрде: сыйфаты һәм күләме артты, интернет киңлекләрендә меңләгән яңа дусларын тапты.

“Туган як” газетасына төп ярдәмне күрсәтеп килгәне өчен, Түбән Новгород өлкәсе губернаторы Глеб Сергеевич Никитинга һәм дә шушы милли  басманың иҗади коллективына зур рәхмәт әйтәсем килә. Иманым камил, нижгарлы газиз дин кардәшләремә “Туган як” белем тарату һәм тәрбия бирү чарасы булып тора. Шул ук вакытта өлкәнең иҗтимагый-сәяси тормышында да ул мөһим роль уйный.

Редакция хезмәткәрләренә, гомумән, нижгарлы дин кардәшләремә исәнлек-саулык һәм һәр башлангыч эшләрендә уңышлар телим! Киләчәк елыбыз үтеп барганыннан күпкә яхшырак булып килсен иде. Амин.

Шәех Равил ГАЙНЕТДИН.   

Россия мөселманнары Диния нәзарәте

һәм Мөфтиләр шурасы рәисе

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*