tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Салавыч Сәрдегәне мәчете яңарды
Салавыч Сәрдегәне мәчете яңарды

Салавыч Сәрдегәне мәчете яңарды

Соңгы елларда авылларыбызда 25-30 ел элек ачылган мәчетләргә яңа сулыш өрелә, алар яңартыла, үзгәртелә, уңайлыклар булдырыла. Авыл халкының, хуҗалык һәм җирле җитәкчелекнең, эшмәкәрләрнең бу эшкә бердәм алынуы күңелле күренеш. Аллаһ юлында тырышлык кую, байлыгыңны сарыф итү, хезмәтеңнең нәтиҗәсен күрү һәм шатлыгыңны кардәшләрең белән уртак-лашу мизгелләре иң шатлыклы күренешләрнең берседер. Салавыч Сәрдегәне авылы мәчетендә узган шатлыклы вакыйгалар шундыйлардан.

Салавыч җирлегендә урнашкан бу авылның, мәчетенең тарихы шушы авылда гомер кичергән тырыш халыкның язмышы белән уртак. Заманында Яңгул авылының өченче мәхәлләсенә караган авылда XVIII гасырда мәчет бик начар хәлдә була, 1760 елда ул яңартыла, 1882 елда Яңгулдан күчереп салынган иске мәчет авылга ямь өсти.

Шул елны мәчет җәмигъ мәчете булып үзгәртелә. Болгавыр динутызынчы елларда авыл халкы мәчетне мәктәп итеп үзгәртергә мәҗбүр була, дин тотучыларга бирелгән иске йорт та 1939 елда тартып алына. Шушы чордан авыл халкы дини йолаларны качып-посып, төрле өйләрдә, зиратта үтәргә мәҗбүр булалар. Бу 1996 елга, авыл халкының, авыл старостасы Илдар Саттаровның (урыны җәннәттә булсын) тырышлыгы, бүгенге авыл имамы Ирек Әхмадуллинның тәвәкәллеге белән төзелгән (имам мәчет өчен уңайлы җирне үзенең бәрәңге бакчасыннан бирә) Аллаһ йортының ачылуына кадәр дәвам итә. Мәчеткә 1996 елда, Харис Галимуллин рәислек иткән чорда нигез салына, яшь җитәкче Рамил Нотфуллин бу изге эшне җиренә җиткереп башкарып чыга. Еллар узгач, мәчетне яңартырга кирәк дип йөри башлауга ук булышучылар күп була, нәселе әлеге авылдан булган район башлыгы Рамил Нотфуллин иң беренчеләрдән булып, зур суммада ярдәм күрсәтә. Булышучыларның күләмле ярдәмнәре белән мәчеткә өстәмә нигез эшләнеп, тышкы яктан кирпеч белән әйләндереп алына. Түбә өр-яңадан алыштырыла, стеналар, тәрәзәләр яңартыла, идәннәр җылытыла, келәмнәр җәелә, түшәмнәр бизәлә. Өстәмә янкорма салына, тәһарәтнамә эшләнә. Бераз авышкан манара да үзгәртелә, уртагарак куела. Газны да яңа баштан диярлек кертәләр. Хәзрәт утыра торган мөнбәр дә яңа, чапанны да яңаны бүләк итәләр.

— Кемнәрнең генә көче кермәде бу мәчеткә,— ди авылның һәм дә мәчетнең имамы Ирек хәзрәт Әхмадуллин. — Авыл халкыннан башлап, күренекле эшмәкәрләр, зур-зур җитәкчеләргә кадәр ярдәм итте. «Татарстан» җәмгыяте, аның җитәкчесе Айнур Нотфуллинның ярдәмен күп күрдек, авыл егетләре барып эшләп йөргән Биектаудагы төзелеш оешмасы җитәкчесе дә түбә ябарга җитәрлек күләмдә калай белән булышты, Вятка Аланында савыт-сабалар ясый торган предприятие хуҗасыннан да зур суммада акчалата ярдәм булды, шушы җирлек егете Раушан Насыйбуллин кран бирде, сайгаклар китерде, Наил Гыйләҗев төзелеш комына кинәндерде, күрше җирлек егете Радик Хәмидуллин электр уты кертте, Рафил Шәфигуллин, Габделнур Хөсәенов, Рифат Закиров, авылның күренекле шәхесе Дамир Салихов, һәм башкалар, һәм башкалар ярдәм күрсәтте. Бик күп алар, әле минем исемне әйтмә, дигәннәре күпме… Төзелештә катнашучыларның барысына да зур рәхмәт. Шулай ук Салавыч авыл җирлеге башлыгы Рәсим Латыйпов ремонтның башыннан ахырына кадәр яныбыздан китмәде. Аллаһының рәхмәтләре булсын, игелек күреп яшәсеннәр, Раббыбызның яраткан бәндәләреннән булсыннар.

Ирек хәзрәт мәчеткә янәшә генә яши, хәләл җефете Сәрия, дүрт бала үстергәннәр: өч малай, берсе кыз — Айгөл авылда кияүдә, Айнур Казанда машина йөртүче булып эшли, Илназ «Татарстан» җәмгыятендә шофер, төпчекләре Мөхәммәт Норма һөнәр лицеенда укый, җәмгыятькә тәҗрибә тупларга кайта, быел исә без аны җәмгыять басуларында бәрәңге алу комбайнында күрдек.

Авылга керешли үк мәчет манарасы күзгә ташлана. Һәр авылның нуры, күңел балкышы ул мәчетләребез. Ачык ишекләре ябылмасын, мәчеткә йөрүчеләр күп булсын. Салавыч Сәрдегәне мәчетенә намаз укырга, дога кыларга, вәгазьләнергә көн саен җидешәр кеше җыелабыз, ди хәзрәт.

Мәчет ачылу уңаеннан Балтач районы мөселманнарының сөенечен бүлешергә Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов, Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Нотфуллин, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин һәм башка кунаклар килде, иганәчеләр, авыл халкы бу чарада бик теләп катнашты, мәчетнең яңартылуына зур бәя бирелде.

Чыганак: baltaci.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*