tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” форумы катнашучылары авыл хуҗалыгы предприятиеләре белән таныштылар
“Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” форумы катнашучылары авыл хуҗалыгы предприятиеләре белән таныштылар

“Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” форумы катнашучылары авыл хуҗалыгы предприятиеләре белән таныштылар

Бүген Казанда XVI “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” форумы старт алды. Форумда Россия Федерациясенең 48 регионыннан һәм 14 чит илдән 300 гә якын эре татар эшмәкәре катнаша.

Бүген делегатларның бер төркеме авыл хуҗалыгы предприятиеләре белән танышты. Биредә алар әлеге оешмаларның эшчәнлеге белән таныштылар, үзара фикер алыштылар. Барлыгы 4 оешма.

“Элита” баш нәсел хуҗалыгы үгез орлыгын җитештерү һәм сату буенча Россиянең иң эре оешмаларының берсе. Оешма уз эшен -1977 елдан башлый. Авыл хуҗалыгы хайваннарын ясалма орлыкландыру буенча Казан станциясе республика оешмасына үзгәртелгеп, үз тарихын башлап җибәрә.

“Рамаевское” фермер хуҗалыгы үз эченә тулы җитештерү циклын ала, атап әйткәндә: инкубаторлар, кошлар, чалу цехы, эшкәртү, РФнең барлык эре челтәрләрендә сату.  Оешма бөтен җитештерү этапларын контрольдә тота. Шуңа күрә продукциянең түбән үзкыйммәте һәм югары сыйфаты.

Россиядәге иң эре предприятиеләрнең берсе – Казан сөт комбинаты. Казан сөт комбинаты төрле дәрәҗәдәге майлылыктагы сөт, йогурт, кефир, сөт коктейльләре, каймак, эремчек, төрле брендларның функциональ продуктларын чыгара.

“Икмәк-кондитер комбинаты” АҖ 1986 елда нигезләнгән. Комбинат заманча җиһазландырылган һәм продукциясе ассортименты бик бай.  Гадәттәгечә халык күмәч һәм авыл ипиен яратып ала.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*