tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Самат Насыровка – Почет медале
Самат Насыровка – Почет медале

Самат Насыровка – Почет медале

Губернатор Сергей Морозов авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү промышленносте хезмәткәрләре көненә багышланган тантанада хезмәт алдынгыларына Хөкүмәт бүләкләрен тапшырды. Бүләкләнүчеләр арасында милләттәшләребез дә бар.

Чардаклы районы “Алга” авыл хуҗалыгы производство кооперативы (колхозы) рәисе Самат Солтан улы Насыров Ульяновск өлкәсенең Почет медаленә лаек булды. Аның төбәгебездә авыл хуҗалыгы тармагы үсешенә зур өлеш кертүе, югары профессиональлеге һәм күпьеллык тырыш, намуслы хезмәте өлкә җитәкчелеге тарафыннан әнә шулай югары бәяләнде.

Самат Насыров җитәкчелек иткән “Алга” хуҗалыгы Чардаклы районында гына түгел, тулаем Ульяновск өлкәсе күләмендә алдынгылардан санала. Әлеге хуҗалык кырчылык һәм терлекчелек продукциясе җитештерү буенча һәр елны югары күрсәткечләргә ирешә. Самат Солтан улы авылның cоциаль сферасы үсешенә зур игътибар бирә, җирле мәктәпкә бик нык ярдәм итә.

emetul73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*