tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кариев театрында Татар КВН лигасы 2020-2021 сезонының 1/8 уеннары узды
Кариев театрында Татар КВН лигасы 2020-2021 сезонының 1/8 уеннары узды

Кариев театрында Татар КВН лигасы 2020-2021 сезонының 1/8 уеннары узды

17 декабрь көнне Кариев театрында Татар КВН лигасы 2020-2021 сезонының 1/8 уеннары узды. Уенда Зур фестивальдән икенче этапка үткән 14 команда катнашты.

Катнашучылар географиясенә килгәндә Татарстан Республикасының Яңа Чишмә, Саба, Тукай, Балтач, Тәтеш, Арча, Зәй, Мөслим, Мамадыш, Әлмәт шәһәре, Керәшен татарларының җыелма командасы һәм Казан дәүләт аграр университеты командалары көч сынашты. Шулай ук, төбәкләрдән Пенза һәм Мәскәү командалары да катнашты.

Командаларга 3 этапка чыгар өчен 5 елмая торган смайлик җыярга кирәк иде. Уен барлыгы 2 бәйгедән торды: сәламләү номеры һәм импровизация өлеше. Кайсы команданың төшеп калуын, ә кайсысының киләсе этапка узуын жюри әгъзәләре уен ахырында гына хәл итте.

14 командадан 12 команда уңышлы чыгыш ясап, 3 этапка үтте. Татар КВН лигасы 2020-2021 сезонының киләсе уены алдагы елның февраль аенда узачак. Әлеге уеннарны ТНВ-Татарстан һәм ТНВ-Планета телеканалларында карый аласыз.

«Әйдә Шаярт!» ШТК Татар лигасының оештыручылары:

  • Татарстан Республикасының Яшьләр эшләре министрлыгы;
  • Татарстан Республикасының Мәдәният министрлыгы;
  • Бөтендөнья татар яшьләре форумы;
  • Татарстан Республикасының ШТК оешмасы;
  • Яна Гасыр телерадиокомпаниясе.

Татар КВН лигасы уеннары турында тулырак мәгълүматны белер өчен, уен координаторларына мөрәҗәгать итә аласыз +7-967-462-96-45.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*