tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессында “Татар авылы-2020” конкурсында җиңүчеләрне котладылар
Бөтендөнья татар конгрессында “Татар авылы-2020” конкурсында җиңүчеләрне котладылар

Бөтендөнья татар конгрессында “Татар авылы-2020” конкурсында җиңүчеләрне котладылар

Бүген, 22 декабрьдә, Бөтендөнья татар конгрессы бинасында «Татар авылы-2020» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.

«Татар авылы» конкурсына старт 2020 нче елның 14 нче февралендә бирелде. Россиянең 15 төбәгеннән һәм бер чит илдән 400гә якын кеше катнашты. Авыллар турындагы, булдыклы кешеләр хакындагы язмалар, фотолар Төмән, Пенза, Киров, Түбән Новгород өлкәләре, Пермь, Ставрополь крайлары, Удмуртия, Мари Эл, Башкортстан, Чувашия республикалары, Төркия, Татарстаннан — Саба, Сарман, Апас, Мамадыш, Балтач, Балык Бистәсе, Әтнә, Актаныш һ.б районнардан килде.

Бүген исә Конкурс җиңүчеләренә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров Дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

Җиңүчеләр исемлеген тәкъдим итәбез:

Инстаграмда барган конкурста «Авылым кешеләре» номинациясендә:

3 нче урын: «Баш агроном Сафиуллин Рәис Сәләхетдин улы» турындагы язма. (Автор: Әлфинур Сафиуллина, Балтач районы, Чутай авылы)

2 нче урын: «Чертуш авылының игелекле кешеләре» турындагы язма. (Автор: Яңа Чишмә районы, Чертуш авылы мәдәният йорты)

1 нче урын: «Миңнебаева Гөлшат Габдулла кызы» турындагы язма. ( Автор: Сарман районы, Ләшәү-Тамак мәдәният йорты)

«Авылым бизәкләре» номинациясендә:

3 нче урын: «Авылым миллилеген югалтмаска тырыша» һәм «Төркиядәге Куруһөюк авылы» исемле язмалар. (Автор: Зара Кебир, Актаныш районы, Иске Кадермәт авылы)

2 нче урын: «Бу чыршылар-тере һәйкәлләр». (Автор: Лилия Купаева, Әлмәт районы, Бишмунча авылы)

1 нче урын: «Тере табигать» ( Автор: Диана Курамшина, Ставрополь крае, Кече Барханчык авылы)

Иншалар буенча уздырылган конкурста «Авылым кешеләре» номинациясендә:

3 нче урын: «Әнием турында» язмасы. (Автор: Альбина Инсафетдинова, Сарман районы, Рангазар авылы)

2 нче урын: «Әткәм хәтирәләре» язмасы. (Автор: Рәфинә Хөсәенова (Шәйхулова), Башкортстан республикасы, Туймазы шәһәре)

1 нче урын: «Авылыбызның ярдәмчел иганәчесе» язмасы. (Автор: Рузилә Хәмдиева, Чувашия республикасы, Озын Куак авылы)

«Авылым бизәкләре» номинациясендә:
3 нче урын: «Авылым бизәге — һәйкәл» язмасы. (Автор: Гөлфия Зейдуллина, Чувашия республикасы, Чичкан авылы)
2 нче урын: «Бәрәскә мәчете» язмасы. (Автор: Алсу Хәйруллина, Әтнә районы, Бәрәскә авылы)

1 нче урын: «Туган авылым-Балыклы» язмасы. (Автор: Фәнзилә Салихова, Кукмара районы, Балыклы авылы)

Конкурсның Гран-при бүләгенә Саба районы лаек. Биредәге иң күп тавыш җыйган Кибәче, Арташ, Олы Нырты, Юлбат, Иләбәр, Килдебәк, Явлаштау китапханәләре Диплом белән бүләкләнде.