tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Санкт-Петербург шәһәре Татар мәдәният үзәге ачылышында Рөстәм Миңнеханов катнашачак
Санкт-Петербург шәһәре Татар мәдәният үзәге ачылышында Рөстәм Миңнеханов катнашачак

Санкт-Петербург шәһәре Татар мәдәният үзәге ачылышында Рөстәм Миңнеханов катнашачак

Иртәгә, 14 декабрьдә, Санкт-Петербург шәһәрендә Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов республика хөкүмәте һәм татар эшмәкәрләре ярдәмендә күптән түгел үз ишекләрен ачкан Татар мәдәният үзәге белән танышачак һәм аның алдагы эшчәнлегенә хәер-фатыйхасын бирәчәк.

Президент белән очрашуга Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре, татар зыялылары җыелачак. Очрашуда Санкт-Петербург шәһәре Губернаторы урынбасары М.С. Мейксин да катнашачак.

Төбәктә татар мәдәнияте, сәнгате үсешенә, иҗтимагый тормышына, Татарстан белән багланышларның ныгуына үзләреннән зур өлеш керткән кайбер шәхесләргә дәүләт бүләкләре дә тапшырылачак.

Очрашуның модераторы Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров булачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*