tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Санкт-Петербургның Татар милли-мәдәни автономиясе 25 еллыгын билгеләп үтте
Санкт-Петербургның Татар милли-мәдәни автономиясе 25 еллыгын билгеләп үтте

Санкт-Петербургның Татар милли-мәдәни автономиясе 25 еллыгын билгеләп үтте

Санкт-Петербургта Татар милли-мәдәни автономиясенең 25 еллык юбилеен билгеләп үттеләр. Бу турыда Татарстанның Санкт-Петербургтагы һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллегенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Сәламләү сүзе белән Татар федераль милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Илдар Гыйльметдинов чыгыш ясады, ул татарларның милли-мәдәни традицияләрен үстерүдә төбәкләрдәге татар автономияләренең зур ролен билгеләп үтте. Татарстанның Даими вәкиле Ренат Вәлиуллин ватандашлар белән адреслы эшләүдә автономиянең мөһим ролен билгеләп үтте.

Татар милли-мәдәни автономиясенең рәисе Рәис Яркәев татар җәмәгатьчелегенең барлык активистларына һәм меценатларына күпьеллык нәтиҗәле эшләре өчен рәхмәт белдерде һәм Мактау грамоталары белән Рәхмәт хатлары тапшырды.

Концерт программасында «Акчарлак» татар фольклор ансамбле, «Файда» татар эстрада-фольклор ансамбле, «Ирандек» башкорт фольклор ансамбле, «Наза» башкорт яшьләр бию ансамбле, «Юрату» чуваш фольклор ансамбле, «Кевер» чуваш хореография ансамбле катнашты. Шулай ук солистлар Динар Байтемиров, Ярамир Низаметдинов, Александра Соловьева, Камил Фатыйхов, Азамат Рәхимов, Эльмира Сабирова катнашты.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*