tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Г.Кариев исемендәге театрда «Аулак өй – баттл» проектын тәкъдим итү була
Г.Кариев исемендәге театрда «Аулак өй – баттл» проектын тәкъдим итү була

Г.Кариев исемендәге театрда «Аулак өй – баттл» проектын тәкъдим итү була

4 нче октябрьдә Казанда Г.Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театрында «Аулак өй – баттл» республика проектын тәкъдим итү була. Чара Укытучылар көненә багышланган һәм мәгариф хезмәткәрләре өчен үткәрелә.

Проект кысаларында мәктәп укучылары һәм иҗади һөнәр вәкилләре арасында әдәби конкурс, Балык Бистәсе районына экскурсия һәм дискуссия оештырылачак.

Мәктәп укучылары арасында проектка нәтиҗәләрне февраль аенда, Туган тел көнендә ясалачак, иҗат коллективлары арасында – Болгар музей-тыюлыгы территориясендә ел саен үткәрелә торган «Ага-Базар» халыкара этно-мәдәни фестивалендә. Проектта җиңүчеләр истәлекле бүләкләр һәм дипломнар алачак.

«Аулак өй – баттл» проекты Казанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителгән 2021 елда старт алды. Проект татар әдәбияты классикасын өйрәнүгә, милли традицияләрне һәм гореф-гадәтләрне торгызуга юнәлтелгән.

Ул Бөтендөнья татар конгрессы, ТР Мәдәният министрлыгы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Язучылар берлеге һәм Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәмендә тормышка ашырыла, дип хәбәр иттеләр Казан Башкарма комитетының Тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлегендә.

kzn.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*