tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Уралда туган якны өйрәнүчеләр форумы узды
Уралда туган якны өйрәнүчеләр форумы узды

Уралда туган якны өйрәнүчеләр форумы узды

29 сентябрьдә туган якны өйрәнүче татарларның бөтенроссия форумы кысаларында Екатеринбург шәһәрендә фәнни-гамәли конференция үтте. Ул Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллеге ярдәмендә оештырылды. Вәкиллек сайты шул турыда хәбәр итә.

Форум кунаклары Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллегендә булды. Ул «Агафуровлар йорты» дип аталган тарихи бинада урнашкан. Делегация шулай ук «Агафуровлар йорты» музей клубын, Агафуровлар скверын, Екатеринбургның истәлекле урыннарын карады.

Экскурсиядән соң форумда катнашучылар туган якны һәм Уралда төбәкләр, торак пунктлар тарихын өйрәнү проблемалары темасына багышланган утырышта катнашты. Конференциядә Түбән Серга муниципаль районыннан, Артин һәм Ашыт шәһәр округларыннан һәм Красноуфим округы муниципаль берәмлегеннән 80ләп делегат катнашты. Алар арасында галимнәр, туган якны өйрәнүчеләр, татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре, этномәдәни (татар) белем бирү компоненты булган гомуми белем бирү мәктәпләре җитәкчеләре , татар теле һәм әдәбияты укытучылары, китапханәчеләр, музей хезмәткәрләре һәм авыл мәдәният йортлары җитәкчеләре бар иде.

Конференциядә унбиштән артык доклад тәкъдим ителде, диелә хәбәрдә.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*