tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Санкт-Петербургта «Тарлан» фильмын беренче тапкыр күрсәттеләр
Санкт-Петербургта «Тарлан» фильмын беренче тапкыр күрсәттеләр

Санкт-Петербургта «Тарлан» фильмын беренче тапкыр күрсәттеләр

Санкт-Петербург дәүләт кино һәм телевидение институтында Халыкара студентлар фильмнары фестивале кысаларында режиссер Юлия Захарованың «Тарлан» фильмы премьерасы узды. Татарстан Республикасының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиллеге шул турыда хәбәр итә.

Фильмны тамашачыга «ТатарКино» дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе директоры, фильмның продюсеры Миләүшә Айтуганова һәм Казан дәүләт мәдәният институты доценты, фильмның режиссеры Юлия Захарова тәкъдим итте. Чарада Татарстан Республикасының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле Ренат Вәлиуллин катнашты.

Фильмны төшерүчеләр әлеге халыкара проектның беренче региональ тәҗрибә булуын сөйләде – аны Татарстанның «ТатарКино»сы һәм Казахстанның Almapictures компаниясе бергә төшергән.

Фильм күрсәтелгәннән соң кино һәм телевидение институты студентлары һәм фильм төшерүчеләр арасында җанлы дискуссия булды. Сценарий буенча сораулар һәм аңлатмалар бирелде. Тамашачылар кульминацион сәхнәне югары бәяләде, анда яшь Закир үзенең атында чаба һәм экранда олыгая. Финалда фильм канатлы ат – тулпар образына мөрәҗәгать итә. Тулпар – төрки халыклар әкиятләрендә еш очрый торган образ.

Татарстан киносы көннәре милли кинематографны популярлаштыру максатында Россия төбәкләрендә даими үткәрелә, һәм гомумкешелек рухи-әхлакый, мәдәни һәм традицион гаилә кыйммәтләрен чагылдыручы кинематографларыбызның иң яхшы фильмнарын күрсәтә.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*