tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Татар моңы» халыкара фестивалендә җиңүчеләрне бүләкләделәр
«Татар моңы» халыкара фестивалендә җиңүчеләрне бүләкләделәр

«Татар моңы» халыкара фестивалендә җиңүчеләрне бүләкләделәр

Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә «Татар моңы» Халыкара яшь башкаручылар телевизион конкурсы гала-концерты бара. Быел ул беренче тапкыр Илһам Шакиров исеме белән узды. Концертта бәйгенең лауреатларын һәм җиңүчеләрен бүләкләделәр.

«Татар моңы»ның дүрт номинация буенча җиңүчеләре акчалата бүләкләргә, дипломнарга ия булды. «Халык җыры» номинациясендә – Алинә Гыйльметдинова, «Инструменталь башкаручы»да – Алмаз Ахунов, «Эстрада вокалы» номинациясендә Вилнур Әдилов белән Гөлназ Муллаәхмәтова, «Академик вокал» номинациясендә Диләрә Төхвәтуллина белән Илгиз Мөхетдинов җиңүчеләр дип табылды.

Җиңүчеләргә бүләкләрне «Татар моңы» конкурсының жюри рәисе, Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов тапшырды.

«Бу бәйгене 2008 елда башлап җибәрдек. Безнең конкурс бик матур һәм итәгатьле. Тыйнак итеп җырлый белү һәм күренә белү – Илһам абыйның да теләге иде. Бәйгенең киләчәге булыр дип уйлыйм. Илһам абыйның исеме белән бәйле булгач, аның дәрәҗәсе Тукай премиясеннән дә ким булмаска тиеш», – диде ул.

Соңыннан бәйге җиңүчеләре «Татар моңы» бәйгесе гимнын җырлады. Аккомпанементны Рәсим Ильясов җитәкчелегендәге «Казан нуры» халык уен кораллары оркестры уйный.

  • «Татар моңы» Халыкара яшь башкаручылар телевизион конкурсы 2008 елдан башлап ел саен үткәрелеп килде. 2019 елда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов карары белән конкурска РСФСРның халык артисты Илһам Шакиров исеме бирелде. 2019 елдан бәйге өч елга бер тапкыр уздырыла.
  • Конкурсның максаты – татар халык җырларын һәм татар композиторларының әсәрләрен пропагандалау, яшьләрнең игътибарын милли-мәдәни кыйммәтләргә җәлеп итү, талантлы яшь башкаручыларны ачыклау һәм ярдәм итү, аларның иҗади потенциалын үстерү. Бәйгедә 17 яшьтән 35 яшькә кадәрге татар музыкаль әсәрләрен башкаручы солист – башкаручылар, шулай ук профессиональ башкаручылар катнаша ала.
  • Конкурсның географиясе: Англия, Чехия, Польша, Черногория, Бельгия, Кытай, Финляндия, Украина, Үзбәкстан, Казахстан, Кыргызстан, Таҗикстан. Россиядән: Татарстан, Мәскәү, Санкт-Петербург, Кырым, Башкортостан, Удмуртия, Марий Эл, Чувашия Республикалары, Киров, Оренбург, Ульяновск, Түбән Новгород, Курган, Чиләбе, Свердловск өлкәләре, Магнитогорск, Сургут, Новосибирск һ.б.
  • Ун ел эчендә бәйгедә Россиянең төрле нокталарыннан һәм чит илләрдән килгән биш меңнән артык яшь башкаручылар катнашты. Гала-концертта быелгы һәм узган еллардагы «Татар моңы» конкурсы җиңүчеләре, шулай ук жюри әгъзалары чыгыш ясады.

Конкурсны оештыручы – Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе җаваплы. Конкурсны гамәлгә куючы – Татарстан Президенты каршындагы мәдәниятне үстерү фонды, Бөтендөнья татар конгрессы, «Салават» эстрада җыр театры.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*