tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Саратовта татар гимназиясенә укыту бүлмәләре җитми
Саратовта татар гимназиясенә укыту бүлмәләре җитми

Саратовта татар гимназиясенә укыту бүлмәләре җитми

11 февральдә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Д.Ф. Шакировның Саратов өлкәсе Вице-губернаторы – Губернатор администациясенең аппарат җитәкчесе И.И. Пивоваров белән эшлекле очрашуы узды. Төп мәсьәлә булып Г.Г. Рамаев исемендәге татар гимназиясенә укыту бүлмәләрен булдыру торды.

Д.Ф. Шакиров татар гимназиясенең уңышлары, белем бирү учреждениесендә үткәрелә торган чаралар хакында сөйләде. Мәктәптә укырга теләүчеләр саны арта, әмма урыннар чикле. Билгеле булганча, 2004 елдан ук Саратов шәһәренең 4нче лицееның эксплуатацияләнми торган бүлмәләре татар гимназиясенә тапшырылырга тиеш иде. Әмма хәл ителмәде. Бүгенге очрашу барышында И.И. Пивоваров өлкә җитәкчелегенең мәсьәләне шәхси контрольгә алачагын билгеләп үтте.

Фикер алышуларда шулай ук Саратов өлкәсенең Өлкә Думасы депутаты И.Ш. Аблязов, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары М.Р. Тукаев, Саратов өлкәсе ТМММ Башкарма комитеты рәистәше М.Р. Мәдъяров катнашты.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*