tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сарман укытучылары елга йомгак ясады
Сарман укытучылары елга йомгак ясады

Сарман укытучылары елга йомгак ясады

Сарман районы мөгаллимнәре Укытучылар һәм остазлар елына йомгак ясады.

Чарада район  хакимият башлыгы Фәрит Хөснуллин, мәгариф хезмәткәрләрен тәбрикләп, быел өлкәдә аеруча уңышлы эшләгәннәргә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының, район Советының Мактау грамоталарын тапшырды.

Мәгариф идарәсе җитәкчесе Гөлшат Идрисова 2023 елда башкарылган эшләргә тукталды, Бөтенроссия бәйгесенең  район этабында җиңгән мөгаллимнәргә грамоталар тапшырды.

Андыйлар рәтендә  Җәлил  гимназиясенең математика мөгаллиме  Рилия Халикова «Ел укытучысы – 2024» бәйгесе җиңүчесе, шул ук бистәнең «Кызыл калфак» бакчасыннан  Эльмира Сәлимгәрәева «Ел тәрбиячесе – 2024»  һәм Сармандагы «Кояшкай» балалар бакчасы  тәрбиячесе  Гөлшат Насыйбуллина «Туган телдә тәрбия һәм белем бирү төркеме» тәрбиячесе һәм Сарман гимназиясеннән  Чулпан Нәҗметдинова «иң яхшы татар теле һәм укытучысы» номинациясендә җиңүче булды. Җәлил бистәсендәге 1 нче урта  мәктәп укытучысы Ләйсән Гәрәйшина  «Педагогик дебюд»та иң яхшы   чыгыш ясаучы буларак билгеләп үтелде.

Барлык мөгаллимнәрне хөрмәтләп төрле халык биюләре башкарылды, җыр-моң агылды.

Чыганак: magarif-uku.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*