Бүген, 4 август көнне Болгар радиосында эфирга чыгучы “Саумы халкым” тапшыруының кунаклары VI Бөтендөнья татар яшьләре Форумы делегатлары – Казаннан Гөлназ Бәдретдинова, Төмәннән – Сәет Төсмөхәммәтов, Санкт-Петербургтан Ләйсән Хәкимова.
Тапшыруда сүз инде төгәлләнеп килүче татар яшьләре Форумы турында барачак.
Ул кичке 22 сәгатьтә башлана. Кызыклы, мәгънәле сорраулар көтәбез. Телефоныбыз – 5 70 50 82.
Тапшыруны Гөлназ Шәйхи алып бара.