tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Саумы, Казан!» әдәби хикәяләр бәйгесе дәвам итә
«Саумы, Казан!» әдәби хикәяләр бәйгесе дәвам итә

«Саумы, Казан!» әдәби хикәяләр бәйгесе дәвам итә

Казан шәһәре Мэриясе Татарстан башкаласы турында язылган хикәяләргә “Саумы, Казан!” дигән әдәби конкурс игълан иткән иде.

“Без  башкалабыз турында хикәя язарга, аны сәнгатьчә фикер йөртә торган кешеләр ничек күрә, нәкъ шулай итеп күзалларга; ул хикәяләрдә шәһәребез турындагы мифларны һәм риваятьләрне барларга; Казанда яшәгән һәм әлеге вакытта яши торган күренекле кешеләр, мең еллык тарихы булган шәһәр белән бәйләнгән язмышлар турында сөйләргә тәкъдим итәбез. Илнең тарихи, мәдәни, спорт һәм туристик үзәкләренең берсе булган Казаныбыз үзенең таныла торган портреты язылуга лаек”, – диде Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гүзәл Сәгыйтова.

Конкурста Россиянең дәүләт телләрендә иҗат итә торган 18 яшьтән өлкәнрәк булган һәркем катнаша ала. Кайсы ил гражданы булуы мөһим түгел. ТР территориясендә яшәүче башка халыклар телендә язылган эшләр рус яки татар теленә тәрҗемәдә кабул ителә.

Конкурс “Хикәя” номинациясендә ике яшь категориясендә үткәрелә: 

  1. 18 дән 35 яшькәчә;
  2. 35 яшьтән өлкәннәр.

Хикәяләр ирекле формада ике ысул белән кабул ителә:

  1. [email protected] электрон адресына «“Саумы, Казан!” конкурсына» тамгасы белән җибәрергә;
  2. Instagram һәм VK социаль челтәрләрендә, ачык аккаунтта #СаумыКазан, #ЗдравствуйКазань хэштеглары куеп урнаштырырга һәм текст башында конкурста катнашу турында язарга.

Эшләрне почтага җибәргәндә, гаризада авторның Ф.И.О., яше, эш яисә уку урыны, яшәү адресы, телефоны, электрон адресы, шулай ук номинация, әсәрнең исеме, аны язу датасы турында белешмәләр күрсәтелүе шарт. Instagram социаль челтәренә урнаштырган очракта, түбәндәге сылтама буенча мәгълүмат тутырырга кирәк:  https://forms.gle/SXMB1wjoCUnjmGF77

Шуны истә тотарга кирәк: бер катнашучы бер генә хикәя белән генә катнаша ала. Әсәрнең моңа кадәр беркайда да басылып чыкмавы шарт.

Конкурска килгән эшләрне тикшергәндә, жюри әгъзаларының игътибар үзәгендә Казан шәһәре, үзләрен чын казанлы дип сыйфатлый торган кешеләр, шәһәрнең төрле урыннары һәм аңа бәйле вакыйгалар булачак.

Җиңүчеләргә һәр яшь категориясендә акчалата бүләкләр тапшырыла:

I урын – 80 000 сум;
II урын – 50 000 сум;
III урын – 30 000 сум.

Конкурс йомгаклары буенча иң яхшы эшләрдән китап чыгару күздә тотыла.

Конкурс 2021 елның 31 июленә (31 июльне дә кертеп) кадәр үткәрелә. Нәтиҗәләр ясау 2021 елның 30 августында Казан шәһәре көнендә булачак.

kazanutlary.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*