tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Картлар йортында могҗиза
Картлар йортында могҗиза

Картлар йортында могҗиза

Түбән Новгород өлкәсенең Уразавыл шәфкать йортында бүгенгә 27 кеше яши һәм биредәге барча персонал аларга тиешле шартлар тудырып, тырышып хезмәт итә, ә бертөсле тормышларын бераз гына булса да кызыклырак итәр, төрләндерер өчен еш кына мәдәни чаралар оештырыла. Менә Россия көненә багышлап та “Могҗизалар кыры” (“Поле чудес”) уены уздырылды. Аны, һәрвакыттагыча, мәдәни оештыручы Афия Каюмова әзерләгән һәм алып та барды.

Барысы да телевизион уенга якын китереп, нәкъ андагыча эшләнде – өч турда тугыз кеше катнашты, өчесе финалга чыкты, бер җиңүче булды. Катнашучылар Россия байрагы төсләренә туры китереп киенгән иде, хәрефләр буенча сүзләрне белделәр, барабан әйләнгән арада үзләре турында сөйләделәр. Хәтта рәттән өч хәреф белүчегә шулай ук ике шкатулка да чыгарылды, һәр уенчыга призлар тапшырылды, ә җиңүче Валерий Здюмаевага махсус бүләк бирелде. Валерий Иванович бик матур итеп гармунда да уйный икән, үзе уйнап, Россия турында җыр башкарды.

Турлар арасында район мәдәният бүлеге артистлары Рәмис Абдулкаюмов белән Илдус Харрясов матур җырлары белән сөендерде, уен тәмамлангач та берничә җыр башкардылар, кайберәүләре биеп тә алды бераз.

Мәскәүдә яшәүче өчкүлле якташларыбыз – Абдылхай һәм Фәрзәнә Каюмовлар призларга бирелгән тәм-томнарны алуда финанс ярдәм күрсәткән.

Тулаем алганда, матур гына күңел ачу чарасы уздырылды, аны оештыручыларга, барлык персоналга гаилә җылысыннан мәхрүм булган әби-бабайларга үзләренең күңел җылысын кызганмаган өчен олы рәхмәттән гайре сүз юк.

Наилә ЖИҺАНШИНА.

“Туган як” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*