tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының Пенза өлкәсендә оешуының 5 еллыгына багышланган форум узды
«Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының Пенза өлкәсендә оешуының 5 еллыгына багышланган форум узды

«Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының Пенза өлкәсендә оешуының 5 еллыгына багышланган форум узды

10 июнь көнне «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының Пенза өлкәсендә оешуының 5 еллыгына багышланган форум узды. Форумга Бөтендөнья татар конгрессының Милли мәгариф һәм мәдәният бүлегеннән һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгыннан да вәкилләр чакырылды. Чара барышында оешманың актив әгъзаларына Татарстан кунаклары тарафыннан рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Форум кысаларында Лермонтовның балачагы узган «Тарханы» Дәүләт музей-тыюлыгы белән танышу, милләтебезгә данлыклы Заһир Бигеев, Муса Бигеевны тәрбияләгән Каменка районы Кикин урта мәктәбендә очрашулар узды.
Пенза өлкәсенең «Ак калфак» оешмасы җитәкчесе Эльмира Васильеваның һәм аның командасының балалар бакчалары, мәктәпләр һәм өлкән буын белән дә колачлы һәм сыйфатлы эшчәнлек алып баруы ассызыкланды.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*