tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Саумы, Казан!» катнашучылары Татарстан башкаласының сәнгати образын булдырачаклар
«Саумы, Казан!» катнашучылары Татарстан башкаласының сәнгати образын булдырачаклар

«Саумы, Казан!» катнашучылары Татарстан башкаласының сәнгати образын булдырачаклар

Бүген Татарстан башкаласында рәссамнардан «Саумы, Казан!» иҗади бәйгесенә гаризалар кабул ителә башлады. Җиңүчеләрнең эшләре Шәһәр көненә багышланган күргәзмәдә тәкъдим ителәчәк. Моннан тыш, Казанда татар телен өйрәнү буенча иң яхшы проектка икенче конкурс үткәрелә. Бу хакта аппарат киңәшмәсендә Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова хәбәр итте.
«Конкурсларның максаты – иҗади яшьләргә үз амбицияләрен белдерү генә түгел, ә идеяләрне тормышка ашыру мөмкинлеге бирү. Татар телен алга этәрүгә юнәлдерелгән мондый проектларның үз адресатларын табуы һәм туган телдә яшәргә генә түгел, үсеш алырга да ярдәм итүе мөһим», – дип билгеләп үтте Казан Мэры Илсур Метшин.

«Саумы, Казан!» бәйгесе катнашучыларына ТР башкаласының сәнгати образын булдырырга кирәк булачак. Гаризалар 18 яшьтән өлкәнрәк авторлардан кабул ителә, гражданлыклары мөһим түгел. Жюри эшләрне ике яшь категориясендә – 35 яшькә кадәр һәм 35 яшьтән өлкәнрәк, ике юнәлеш буенча – рәсем һәм графика буенча бәяләячәк. Җиңүчеләр акчалата бүләк алачак: беренче урын өчен – 120 мең сум, икенче урын өчен – 100 мең сум, өченче урын өчен – 80 мең сум. Гүзәл Сәгыйтова беренче тапкыр конкурсның 2021 елда үткәрелүен, иҗади ярыш нәтиҗәләре буенча «Саумы, Казан!» китабы чыгуын билгеләп үтте. Анда конкурста җиңүчеләрнең һәм катнашучыларның татар һәм рус телләрендәге 12 хикәясе кертелгән.

Шулай ук апрель аенда Казанда татар телен өйрәнү буенча икенче «Үз телем» проекты старт алды. Үз идеяләрен 35 яшькә кадәрге мәктәп укучылары, студентлар һәм яшь казанлылар тәкъдим итә ала. Приз фонды 2 млн сум тәшкил итә. Катнашу өчен гаризалар 9 нчы июльгә кадәр yztelem.ru сайтында да кабул ителә. Читтән торып сайлап алудан соң, жюри әгъзалары конкурсның көндезге этабында үз проектларын тәкъдим итәчәк финалистлар исемлеген төзиячәк. Җиңүчеләр саны һәр проектны гамәлгә ашыру суммасына бәйле булачак. Алар үз проектларын бу елның ахырына кадәр тормышка ашырырга тиеш була.

«Саумы, Казан!» һәм «Үз телем» бәйгеләре татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көне алдыннан Мэрия тарафыннан оештырылды.

Апрель ахырында XXX «Ягымлы яз» татар милли мәдәнияте яшьләр фестиваленең конкурс көннәре узачак. Ул Татарстанда милли мәдәниятләр һәм традицияләр елына багышлана, дип хәбәр итте Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары. Фестиваль музыка, хореография, театр, этно һәм «Ягымлы язбикә» элементлары белән мода юнәлешләре буенча үткәрелә. Соңгы номинациядә татар телен һәм милли мәдәниятен белгән кызлар катнаша ала. Гаризалар 17 нче апрельгә кадәр кабул ителә. Фестиваль гала-концерт белән тәмамланачак, анда узган елгы җиңүчеләр һәм татар эстрадасы йолдызлары чыгыш ясаячак.

Айның тагын бер мөһим вакыйгасы – «Апуш» татар балалар театр студиясе спектакльләрен Г.Камал театрында күрсәтү, дип билгеләп үтте Гүзәл Сәгыйтова. Бүген тамашачылар – «Кечтүк» спектаклен, 13 нче апрельдә – «Апушның тылсымлы төшләре» спектаклен, 14 нче апрельдә «Әбүгалисина» мюзиклын күрәчәк.

Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары «Апушның тылсымлы төшләре» спектаклен яшь актерлар Пермьдә дә уйнаячак дип өстәде. Спектакль «Театраль Идел буе» балалар һәм яшьләр театр коллективлары фестивале җиңүчеләрен бүләкләү кысаларында узачак. Исегезгә төшерәбез, «Апуш» спектаклен фестивальдә иң яхшысы дип таныдылар. Бу әлеге конкурста Татарстанның беренче җиңүе.

«Бүген татар теле, без үскән совет чорындагы кебек, әби-бабаларыбыз теле генә булудан туктады. Хәзер күп кенә яшьләр туган телләрендә матур гына сөйләшеп калмый, ә иҗади проектларны иң прогрессив жанрларда да тормышка ашыра. Бу –туган телебезнең яшәве, үсүе һәм аның белән балаларыбыз һәм оныкларыбыз сөйләшүе өчен иң ышанычлы ысул», – диде Илсур Метшин. «Телне саклауда, Казан һәм республиканың күпмилләтле мәдәниятенең күптөрлелегендә уникальлек һәм иң зур казаныш – безнең милләтара дөнья», – дип өстәде ул.

Мэр билгеләп үткәнчә, аналитик мәгълүматларга караганда, Татарстан хезмәт мигрантларына карата Россиянең иң лояль төбәге дип танылган: уңай бәя, Россия буенча тулаем алгандагыга караганда, өч тапкыр югарырак. «Бу милләтара хөрмәт һәм халыклар дуслыгы турында сөйли – сүздә түгел, ә эштә. Бу – зур казаныш, аны алга таба да сакларбыз», – дип билгеләп үтте Илсур Метшин.

Чыганак: kzn.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*