tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда күн эшләнмәләрендәге татар бизәкләре турында фильм төшереләчәк
Казанда күн эшләнмәләрендәге татар бизәкләре турында фильм төшереләчәк

Казанда күн эшләнмәләрендәге татар бизәкләре турында фильм төшереләчәк

Казанда «Казанский ШОВ» («Казан җөе») фильмының уникаль проекты тәкъдим ителде. Документаль нәфис фильмда татар милли аяк киеме – читекләр мисалында күн мозаикасы аерым сәнгать төре буларак күрсәтелә.

«Узган ел Казан җөе технологиясе Татарстанда матди булмаган мәдәни мирас дип танылды. Фильмда Арча милли аяк киеме фабрикасының тарихы сөйләнә, анда 1200дән артык күн мозаикасы осталары эшләгән. Миңа кинокартина аша мәдәни кодка кызыксыну уяту идеясе килде», – дип сөйләде режиссер Бай Хәйруллин. Аның сүзләренчә, тегү технологиясе башка халыкларның заманча сәнгатендә теркәлмәгән һәм Россия мәдәниятенең уникаль күренеше булып тора.

Кинокартина тамашачыга татар орнаменты һәм аның әһәмияте турында сөйләячәк. Бай Хәйруллин билгеләп үткәнчә, хәзер проект документаль өлешне төшерү стадиясендә. Команда Арча музееның күннән бизәкләр ясаучы осталарыннан интервью ала. Фильмны киләсе елга төшереп бетерергә планлаштыралар.

Документаль тарих Ләйлә исемле кыз турындагы сәнгати линия белән бергә барачак. Ул туган ягына кайтып, яшь егет Гәрәйне очрата. Фильм «Время кино» дирекциясе ярдәме белән төшерелә.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*