tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Себер татарлары Казанны күрергә килде
Себер татарлары Казанны күрергә килде

Себер татарлары Казанны күрергә килде

Җәйге ял вакытлары чит төбәкләрдә яшәүче милләттәшләребезгә Казанны күрү хыялын тормышка ашыру мөмкинлеген тагын да киңрәк ача. Бүген шундый бер төркем – Себер татарлары, Бөтендөнья татар конгрессында кунакта булды. Алар башкалага “Амин-тур” проекты нигезендә килгән.

Бөтендөнья татар конгрессы бинасында милләттәшләребезне Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары – Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый оешмалары белән эшләү комитеты җитәкчесе Марс Рифкать улы Тукаев каршы алды. Ул аларны Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Габтелгаяз улы Шәйхразыев исеменнән сәламләде. Шулай ук конгресс оешуның тарихы турында сөйләде, оешмада еллар дәвамында тормышка ашырылучы төп проектлар белән таныштырды.

“Төмән өлкәсендәге милләттәшләребез бик актив. Үзегездәге мәдәният үзәге, дистәләгән еллар чыгучы басма матбугат, фольклор ансамбльләрегез белән башкалар өчен дә үрнәк булып торасыз. Кайда гына яшәсәк тә, без татар халкы икәнлегебезне онытмаска, бердәм булырга тиеш, “- дип белдерде Марс Тукаев.

Казан белән танышырга килүчеләр арасында татар теле укытучылары да бар. Шуңа күрә Марс Тукаев халкыбызга хас сыйфат – бердәмлекне балаларга да сеңдереп үстерергә, әдәби татар телебезне яшь буында да сакларга кирәк дип киңәш итте.

Ул халкыбыз арасындагы ныклыкны күрсәтүче мисалларның берсе – Курган өлкәсенең Йолдыз авылында чыккан янгынны мисал итеп китерде. Бәла-каза вакытында урамда калган милләттәшләребезгә бар татар дөньясы ярдәм кулы сузды. Хәзерге вакытта авылда әкренләп йортлар салына. 12 нче июльдә биредә Бөтендөнья татар конгрессының Бюро утырышы узачак. Шулай ук авылда конгресс булышлыгы белән татар туе да оештырыла.

“Йолдыз авылына бәла килгәч, акчасын бирергә мөмкинлеге булмаган пенсионер әбиләр үзләренә дип тозлаган кыярларын, чәй эчәргә әзерләгән кайнатмаларына кадәр алып килде. Бу да безнең бердәмлекнең бер мисалы. Хәзер максат – Йолдыз авылын, андагы мәктәпне саклап калу, “- диде Марс Тукаев.

Исегезгә төшерәбез, Курган өлкәсенең Йолдыз авылында 8 май иртәсендә янгын чыгып, 360 йорт янып көлгә әйләнде. Авылда нибары 90 йорт, мәчет, мәктәп сакланып калды.

Казан белән танышырга килгән милләттәшләребез Болгарга да сәяхәт кыла, шулай ук республиканың якын-тирә районнары белән дә танышачаклар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*