tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Түбән Кама паркларында Татарстан артистлары чыгыш ясаячак
Түбән Кама паркларында Татарстан артистлары чыгыш ясаячак

Түбән Кама паркларында Татарстан артистлары чыгыш ясаячак

Атна саен «Мәдәни мохит» проекты кысаларында, Түбән Камада күңел ачу программалары, концертлар, ачык һавада кинолар  уза.

Бу атнада, 7-9 июль көннәрендә, түбәнкамалылар өчен Чаллы һәм Казан артистлары чыгыш ясаячак.

7 июль көнне 17:00 сәгатьтә Габдулла Тукай исемендәге уку һәм ял паркында   Закир һәм Гөлүсә Шахбан җырлаячак.

8 июль көнне «Гаилә» паркында Чаллыдан «Наигрыш» халык уен кораллары ансамбленең концерты булачак. Башлана: 18:30 сәгатьтә.

9 июль көнне 17:00 сәгатьтә «Гаилә» паркында Казан артистлары – «Болгар кызлары» ансамбле һәм яшь җырчы Инсаф Ганибаев чыгыш ясаячак.

Чыганак: tat.e-nkama.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*