tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Яңа Кенәрдә узган Мөселман яшьләре спартакиадасы: намаз укучылардан торган командалар составы, балалар өчен бушка батут, һәркемгә җылы пылау
Яңа Кенәрдә узган Мөселман яшьләре спартакиадасы: намаз укучылардан торган командалар составы, балалар өчен бушка батут, һәркемгә җылы пылау

Яңа Кенәрдә узган Мөселман яшьләре спартакиадасы: намаз укучылардан торган командалар составы, балалар өчен бушка батут, һәркемгә җылы пылау

Узган атнада ислам дөньясының иң зур бәйрәмнәренең берсе булган Корбан гаете көннәре иде. Шул уңайдан Яңа Кенәр мәчете әһелләре, авылның битараф булмаган мөселманнары зур спорт чарасы һәм балалар өчен күңелле ял уздырды.

Авыл мәктәбенең спорт мәйданнарында ярышлар барса, аерым мәйданчыкта кечкенә балалар өчен дини уеннар узды. Балалар өчен тәм-томнар, уен чаралары һәм корбан итеннән пешерелгән кайнар чәй белән пылау – бар да бушка иде. Бирегә килгән һәр гаилә рәхәтләнеп ял итте.

Бәйрәмнең төп чарасы республикабыз районнарыннан җыелган мөселман яшьләре катнашындагы спартакиада кичкә кадәр дәвам итте. Арча, Яңа Кенәр, Саба, Алабуга, Казаннан килгән алты команда спорт ярышларында көч сынашты. Ярышларда катнашучылар өчен төп шарт командадагы һәркемнең бишвакыт намаз укуы иде. Аның максаты – мөселман яшьләрен берләштерү, кардәшлек хисләрен ныгыту, сәламәт яшәү рәвешен күрсәтү һәм киләчәк буында ислам диненә карата мәхәббәт хисләрен тәрбияләү.

Чыганак: arskmedia.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*