tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Җиһангирлар” төркеме Бөтендөнья татар конгрессында кунакта
“Җиһангирлар” төркеме Бөтендөнья татар конгрессында кунакта

“Җиһангирлар” төркеме Бөтендөнья татар конгрессында кунакта

Кичә, 5 июльдә, Казанга Ю.А. Гагарин исемендәге Космонавтлар әзерләү үзәге ветераны Миннизянов Исфат Заһир улы килде. Очрашуны оештыручылар- «Җиһангирлар» инициатив төркеме, Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы, Казан шәһәре Башкарма комитетының мәгариф идарәсе, «Байтик» сәламәтләндерү-белем бирү комплексы, «Ватаным Татарстан» газетасы редакциясе, «Казанские ведомости» газетасы редакциясе, Г.Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте, «Сәләт» уку-фәнни лагеры, АО «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе, «Татмедиа».

Бүген, 6 июльдә, Бөтендөнья татар конгрессында “Чын җиһангирлар тарбияләрү милләт максаты” дигән темага Түгәрәк өстәл узды.

– Без Сезне Бөтендөнья татар конгрессы бинасында, Татарстан Респбуликасы Премье-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев һәм барлык дөньядагы яшәүче халкыбыз исеменнән сәламлибез. Бөтендөнья татар конгрессы, татар халкы, татар мәркәзе сезне каршылый! – дип сәламләде делегатларны Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисенең беренче урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров.

Шулай ук Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илгиз Халиков  барлык кунакларны сәламләп, Исфат Заһировичны Татарстан Республикасында күрүенә шат булуын һәм “Җиһангирлар” инициатив төркеменең актив эшчәнлеген билгеләп үтте.

Шулай ук БКТ Милли Советы Рәисенең беренче урынбасары Данис Шакиров катнашучыларга рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*