tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Шагыйребез янында кунакта
Шагыйребез янында кунакта

Шагыйребез янында кунакта

Ульяновск шәһәр Думасы депутаты, татар милли-мәдәни автономиясенең Тимерьюл район советы рәисе Рамил Абитов үзенең күптәнге дусты – танылган шагыйрь Рифкать Әхмәдулла улы Хисмәтов янында кунакта булды.

Рифкать Хисмәт – Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы, берничә шигъри җыентык авторы. Аның исеме Ульяновск шәһәре Тимерьюл районының Почет китабына кертелгән. Каләм остасының шигырьләре Туган илне күз карасыдай кадерләп саклау, туган якның матурлыгы һәм газиз ана телебезне ярату темасына багышланган.

“Изге Ураза бәйрәме уңаеннан Рифкать аганың өендә булдым. Ул үзен әйбәт хис итә, сәламәтлегенә зарланмый, барлык милләттәшләребезгә дә кайнар сәламнәрен юллый. “Өмет” газетасының һәр саны белән танышып бара, татарлар, автономиябез тормышы белән кызыксына”,- ди Рамил Абитов.

Киндяковка татарларының лидеры каләм остасын район автономиясенең күчтәнәче – азык-төлек наборы белән сөендергән.

Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*