tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар конгрессы региондагы татар журналистлары белән онлайн-очрашу оештырды
N4206
N4206

Татар конгрессы региондагы татар журналистлары белән онлайн-очрашу оештырды

Бүген Бөтендөнья татар конгрессының Мәгълүмат хезмәте һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтә идарәсе җитәкчесе Гөлназ Шәйхиева һәм Россия регионнарындагы татар массакүләм чаралары белән эшләү бүлеге җитәкчесе Булат Ибраһимов Россия регионнарында нәшер ителүче татар гәҗитләренең мөхәррирләре белән онлайн-очрашу уздырдылар.

Очрашуда Ульяновск, Түбән Новгород, Оренбург, Самара, Свердловск, Төмән, Омск өлкәләре, Удмуртия, Чувашия, Марий Эл республикалары,  Пермь крае, Санкт-Петербург шәһәрендәге мөхәррирләр катнашты.

Көн тәртибендә Россия регионнарында су басудан зыян күрүчеләргә ярдәм итү, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы тарафыннан игълан ителгән “Шәхесләр елы” уңаеннан гәҗит битләрендә махсус сәхифәләр булдыру, Россиядә игълан ителгән “Гаилә елы” уңаеннан үрнәк татар гаиләләре турында язмалар бастыру кебек мәсьәләләр күтәрелде. Шулай ук Гөлназ Шәйхиева регионнардагы журналистларны Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан быел икенче тапкыр оештырылучы “Хәбәр” бөтенроссия бәйгесендә һәм “Бәллүр каләм” конкурсында актив катнашырга чакырды.

Үз чиратында региондагы баш мөхәррирләр төп һәм иң мөһим проблемалары почта хезмәтенең тиешле дәрәҗәдә эшләмәвенә зарландылар, почтальоннар булмау турында ачынып сөйләделәр. “Әбүнәчеләргә гәҗитне вакытында китереп җиткермәү нәтиҗәсендә язылучыларның саны елдан-ел кими бара, альтернатив яздырту һәм тарату буенча җитди уйлана башларга вакыт”, – дип фикерләштеләр мөхәррирләр.

Бүгенге көндә Татарстаннан читтә нәшер ителүче татар гәҗитләре арасында Удмуртия Республикасының “Яңарыш” гәҗите альтернатив яздырту һәм тарату буенча актив эш алып бара торган иң уңышлы басма булып тора. Очрашу барышында “Яңарышлылар” башка регионнардагы хезмәттәшләренә әлеге өлкәдә тәҗрибә уртаклашырга, ярдәм кулы сузарга әзер булуын белдерделәр.

Шуны да әйтергә кирәк, 19 апрель көнне, Бөтендөнья татар конгрессы “Татмедиа” җәмгыяте белән берлектә, Россия регионнарында нәшер ителүче татар гәҗитләренең мөхәррирләре өчен бер көнлек онлайн-укулар да оештыра.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*