tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Шахтерлар Сабан туе Кемеровоның иң зур яңа мәйданында узган беренче бәйрәм чарасы иде
Шахтерлар Сабан туе Кемеровоның иң зур яңа мәйданында узган беренче бәйрәм чарасы иде

Шахтерлар Сабан туе Кемеровоның иң зур яңа мәйданында узган беренче бәйрәм чарасы иде

Халыкара шахтерлар Сабан туе Кемеровода яңа гына төзелгән Мәскәү мәйданында уздырылган беренче масштаблы бәйрәм чарасы булды. Сабантуй Кузбасста 26-27 июньдә үтте.

«Бу мәйданда әле бер генә бәйрәм дә үткәне юк. Кайчан гына биредә буш җир иде. Март айларында гына эш башланып, бәйрәмгә өлгертү өчен төннәр буе эшләделәр», — диде Кемерово өлкәсе мөфтие, Татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Таһир Бикчәнтәев.

«Биредә 6 июльдә Кузбассның 300 еллыгына зур тантана булачак, Россия Президенты Владимир Путинның килүе көтелә. Шушы мәйданны без, татарлар, беренче булып сынап карадык», — диде ул.

Таһир Бикчәнтәев Мәскәүдә Кузбасс мәйданы булуын искә алды. Шунлыктан Кузбасста төзелгән иң зур мәйдан-стадион да Мәскәү исемен йөртүен ассызыклады.

Ул мәйданның 50 мең кеше сыйдырышлы булуын әйтте. Мәйдан шәһәр читендә, Томь елгасы буенда урнашкан.

Кузбасс Губернаторы Сергей Цивилев Халыкара шахтерлар Сабан туен Кемерово өлкәсендә ел саен үткәрергә тәкъдим итә.

Рузилә Мөхәммәтова

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*