tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «ШАЯН ТВ» үзенең туган көне уңаеннан яңа шигъри проект әзерләгән
«ШАЯН ТВ» үзенең туган көне уңаеннан яңа шигъри проект әзерләгән

«ШАЯН ТВ» үзенең туган көне уңаеннан яңа шигъри проект әзерләгән

«ШАЯН ТВ» каналы үзенең 4 яшьлек туган көне уңаеннан яңа шигъри проект тәкъдим итә.

Каналның башкарма директоры – баш мөхәррире Рамилә Сәхабетдинова сүзләренчә, проект өчен әзерләнгән шигырьләрне радиодан да тыңлап булачак.

«Яраткан шигырь» –  бай мирасыбызны саклауга юнәлтелгән проект. Үзебезнең мирасны саклауда «ШАЯН ТВ»ның өлеше зур булырга тиеш. Шигырьләрне алып баручылар һәм танылган артистлар сөйләде. Шигырьләрнең аудио форматын радиолардан да ишетеп булачак», – дип сөйләде ул.

Проект 12 ноябрьдә беренче тапкыр күрсәтелгән, проектны һәр шимбә саен көн дәвамында карарга була. Проектның максаты – татар халкының әдәби мирасын һәм татар телен пропагандалау. Проект Татарстан Республикасы Президенты һәм Татарстан Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе белән берлектә эшләнә.

Каналның мөхәррирләр бүлеге җитәкчесе Резеда Хәсәнова бу проектның видео-поэзия жанрында төшерелүен әйтте.

«Яраткан шигырь» проектында балалар бик теләп катнашты. Балалар кечкенә фильм төшерү процессында да катнашты. Проект аша балалар шигъриятне күбрәк ярата башлады дип әйтә алабыз. Проектны караучыларның классика  һәм хәзерге заман шигъриятенә игътибары артыр дип уйлыйм», – дип сөйләде ул «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында.

Алар шулай ук мәктәпләрдә һәм мәдәни үзәкләрдә «Балачак җыры» бәйгесе җиңүчеләренең концертлары дәвам итүен дә искәртте. 25 ноябрь көнне «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә концерт булачак.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*