tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Уфада “Башкортстан татарлары конгрессы” төбәк иҗтимагый оешмасының съезды үтә
Уфада “Башкортстан татарлары конгрессы” төбәк иҗтимагый оешмасының съезды үтә

Уфада “Башкортстан татарлары конгрессы” төбәк иҗтимагый оешмасының съезды үтә

Бүген Уфа шәһәренең “Нур” татар дәүләт театрында “Башкортстан татарлары конгрессы” төбәк иҗтимагый оешмасының чираттагы съезды үтә.

Съезд Башкортстанда 5 елга бер уздырыла, ә быел ул Башкортстан татарлары конгрессының 25 еллык юбилее чикләрендә оештырыла. Съезд Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салудан башланып китте.

“Башкортстан татарлары конгрессы”  төбәк иҗтимагый оешмасының съезды вакытында 70 җирле бүлекчәдән һәм 7 иҗтимагый оешмадан делегатлар сайланды. Биредә Башкортстан Республикасының шәһәр һәм районнары Конгресс бүлекчәләренең  башкарылган эшләренә йомгак ясалды, татар телен, мәдәниятен, йолаларын саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча сөйләшү булды, алдагы елга эш һәм чаралар планы билгеләнде.

Әлеге чарада Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары – Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый оешмалары белән эшләү комитеты җитәкчесе Марс Тукаев катнаша. Ул делегатларны һәм мәртәбәле куналарны Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән сәламләде. Шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыевның Башкортстан татарлары конгрессының 25 еллыгы һәм оешманың чираттагы съезды уңаеннан язылган котлау хатын укыды.

“Башкортстан татарлары конгрессы” төбәк иҗтимагый оешмасының чираттагы съездында Башкортстан татарлары конгрессының Башкарма комитеты рәисе Заһир Хәкимов, Башкортстан Республикасы мөфтие, Салават шәһәре мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Рамил хәзрәт Насыйров, Башкортстан Республикасы Мәдәният министрының беренче урынбасары Наталья Лапшина чыгыш ясады. Наталья Михайловна кунакларга Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хабировның котлавын җиткерде.

“Башкортстан татарлары конгрессы” төбәк иҗтимагый оешмасының 1 съезды 1997 елда уза. Башкортстанда яшәүче татарларның беренче җыелышында 700гә якын делегат һәм 200 мәртәбәле кунак катнаша. Беренче съездда Башкортстан Республикасында яшәүче татарларның телен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен һәм әдәбиятын саклау һәм үстерү  оешманың төп максаты итеп билгеләнә.

1997 елда узган “Башкортстан татарлары конгрессы” төбәк иҗтимагый оешмасының съезды вакытында беренче рәис итеп Эдуард Хәмитов сайлана.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*