tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Шәриф Камал исемендәге премия тапшырылды
Шәриф Камал исемендәге премия тапшырылды

Шәриф Камал исемендәге премия тапшырылды

Татар китабы йорты  директоры Луиза Янсуар әлеге бәйгенең зур тәҗрибә, беренче адымнар икәнен, һәм, һичшисез, аның дәвамы барлыгы турында ассызыклады. Шулай ук яшь буын белән татар әдәбиятын, рухи мирасны баетып, яңа проектлар эшләргә өметләгәнен дә әйтте.

Әлеге конкурска дәгъва кылучылар, ягъни,  укучылар, студентлар, яшь авторлар «чәчмә әсәр» (хикәяләр, новелла, повесть, «нон-фикшн» стилендәге чәчмә әсәр) һәм «әдәби тәрҗемә» (Шәриф Камал әсәрләрен рус, инглиз, алман, төрек телләренә әдәби тәрҗемәләр) номинацияләре буенча эшләрен тәкъдим иткән. Бәйге яңа, яшь, безгә таныш булмаган авторларны ачыклау,  яшь тәрҗемәчеләрне Шәриф Камал иҗаты белән таныштыру, әдәби тәрҗемә юнәлешен үстерү, татар классик язучысының әсәрләрен чит телләрдә укучыларга да таныту максаты белән оештырылды. Конкурска 18 хикәя, 33 тәрҗемә эше кабул итеп алынган.

Искәртеп узарга кирәк, яшь авторларның эшләре белән  Китап йортының Инстаграм социаль челтәрендә таныштырып бардылар, аларның  әсәрләре буенча хәтта роликлар да төшерелде.  Биредә яшь авторларның әсәрләрен   Габдулла Кариев исемендәге татар дәүләт яшь тамашачы театры актёрлары укыды.
“Иң сөендергәне – биредә татарлар гына түгел, хәтта катнаш гаиләләрнең балалары булулары” – дип җиткерде үз фикерен филология фәннәре кандидаты Эльмира Хәбибуллина.

Жюри составын исә Ркаил Зәйдулла,  Галимҗан Гыйльманов, Дания Заһидуллина, Ленар Шәех, Ландыш Әбүдарова, Алена Кәримова, Рөстәм Галиуллин,  Марат Кәбиров, Айдар Шәйхин тәшкил иткән. Ә комиссия рәисенә килгәндә, алар:  ТР Мәдәният министры Ирада Әюпова, Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев.
“Сезнең әсәрләр өлгергән, җитлеккән кешеләрнең әсәрләре кебек, чөнки  “язучы” исемен күтәреп йөргәннәр арасында да ул дәрәҗәдә яза алмый торганнар бар…”  – дип  бәя бирде яшь каләм тибрәтүчеләргә язучы Марат Кабиров.

2020 елның Шәриф Камал исемендәге премиясенә лаек дип чәчмә әсәр юнәлешеннән Алинә Хәбибуллина һәм тәрҗемә юнәлешеннән Азат Якупов табылды. Соңыннан лауреатларны Шәриф Камалның эш өстәле янына утыртып, аларга  «Лауреатлар китабы»нда үз тәэсирләрен калдыру бәхете татыды. Җиңүчеләргә исә музейның уникаль экспонаты – Шәриф Камалга бүләк ителгән Дәрдемәнд каләме дә күрсәтелде!

Алсу Касыймова

shahrikazan.ru

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*