tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Шәйхразыев «Слово пацана» турында: Ул киноны карамадым, карарга теләгем дә юк
Шәйхразыев «Слово пацана» турында: Ул киноны карамадым, карарга теләгем дә юк

Шәйхразыев «Слово пацана» турында: Ул киноны карамадым, карарга теләгем дә юк

Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе, Татарстан Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразыев «Слово пацана. Кровь на асфальте» сериалын ни өчен карарга теләмәгәнен аңлатты.

Бүген Бөтендөнья татар конгрессында Васил Шәйхразыев журналистлар белән очрашты. «Татар-информ» агентлыгының татар редакциясе баш мөхәррире Рәмис Латыйпов Васил Шәйхразыевтан «Слово пацана. Кровь на асфальте» сериалының яшьләргә йогынтысы турында фикерен сорады.

«1988 елда, 25 яшьтә мине Чаллы милициясенең 6нчы бүлек җитәкчесе итеп куйдылар. 5 ел анда эшләдем, яшьләрнең урамда нишләп йөргәнен күрдем, шуңа күрә ул киноны карамадым. Карарга теләгем дә юк. Ул вакыйгаларны эчтән белгәч, моңа карата үз фикерем бар. Бу минем тарихта гына калсын», – диде Васил Шәйхразыев.

Васил Шәйхразыев фикеренчә, сериалны күрсәтергә дә, күрсәтмәскә дә мөмкин, чөнки анда ил тарихында булган бер чор сурәтләнә. «Иң мөһиме, ул чор кабатланмасын, ата-аналар балага җинаятьнең азагы начар беткәнен аңлата алсын. Җинаятьчеләр барыбер я төрмәгә утыра, я бер-берләрен үтерә», – диде ул.

Милли шура рәисе 1990нчы еллар кабатланмас дигән ышаныч белдерде, чөнки хәзер һәр авылда, һәр шәһәрдә яшьләргә үзләрен төрле яклап күрсәтү мөмкинлеге, шөгыль бар.

Васил Шәйхразыев 2000нче елларда Чаллы администрациясендә эшләгән чорын да искә алды. «Шул чорда Чаллыда җинаятьчеләрне утыртулар китте. Без ул вакытта Чаллыны инвестицияләр өчен кулай шәһәр итеп күрсәтергә тырыштык. Җинаятьләр турында язулар киткәч, инвесторлар Чаллыга килеп карамый да башладылар. Утыртулар башлангач, инвесторлар саны бермә-бер артты. Алар шәһәрдә хакимият барлыгын, аның тәртип урнаштырырга сәләтле икәнен күрделәр», – диде Татарстан Премьер-министры урынбасары.

Чыганак: tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*