tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев: Безнең милләт тере
Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев: Безнең милләт тере

Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев: Безнең милләт тере

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев журналистлар белән очрашты. Җитәкче 2023 елга нәтиҗә ясады һәм журналистларның сорауларына җавап бирде.

Ул «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе баш мөхәррире Рәмис Латыйповның Габдулла Тукай сүзләре аша: «Безнең милләт үлгәнме әллә йоклаган гынамы?» – дигән соравына җавап бирде.

«Безнең милләт тере. Җитәкче буларак, миңа күп илләргә, өлкәләргә йөрергә, милләттәшләр белән аралашырга туры килә. 2023 елда мин 56 төбәктә, 6 илдә булдым. Барысы 145 көн командировкада идем. Һәрберсенең нигезендә – милләттәшләр белән очрашу. Кайдадыр 10-15 кеше, кайдадыр мең кеше, Сабантуйларда инде 50 меңләп һәм аннан да күбрәк кеше җыела. Безнең милләт тере, аңлый торган, дип әйтә алам. Бүгенге дәвердә милләткә килгән авырлыкны аңлап, чыгу юлларын да беләләр. Без аларга бик рәхмәтле. Без һәм җитәкчеләр еш кына: «Татар халкы мәңгелек», – дибез. Шуңа күрә, без алга барабыз», – диде ул.

Чыганак: tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*