tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Шөбиле традициясе
Шөбиле традициясе

Шөбиле традициясе

Түбән Новгород өлкәсенең иң зур һәм матур, Рамазан аенда декоратив яктыртылып, яңа төсмерләр белән тагын да күтәрелеп киткән, ярым айларын күккә чөйгән Шөбиле мәчетендә ике көн рәттән (ирләр һәм хатын-кызлар өчен аерым) күмәк ифтар мәҗлесләре үткәрү күркәм бер традициягә әверелде. Ә бу эшләрнең нигезендә авыл фермеры Фаил Арифуллин тора.

“Аллаһыга мең шөкер, мәчетебезне җыйнаулашып тәртиптә тотарга тырышабыз. Бу өлкәдә ышанычлы һәм бердәм командабыз бар. Күптән түгел генә мәхәлләбезнең “двадцатка”сын яңарттык, имам һәм азанчылар белән билгеләндек.

Дөреслек хакында әйтергә кирәк, авылда мәчет төзүнең башында торган хөрмәтле имамыбыз Гаяр хәзрәткә зур рәхмәт. Ул озак ел­лар бездә мулла булып торды. Мәрхүмнең урынын Аллаһы Тәгалә җәннәтләрдән әйләгәндер, дип ышаныйк.

Гаяр абый мәчет казнасына 3 миллион сум акча туплап калдырган булып чыкты. Ул вакытта бу бик зур сумма иде. Нәкъ шул акча белән мәчетебезнең эчке өлешенә заманча ремонт ясарга керештек тә. Әлбәттә, аннары авылдашларыбыз да нык булыш­ты һәм җыйнаулашып менә шундый Мәскәү кала­ларыныкына тиң булган мәчетебез килеп чыкты да”, – дип аңлатты Фаил Харис улы Арифуллин.

Ир затларыннан булган кунакларны 28 март көнне алларына килешле итеп таккан алъяпкыч­ларына алтын хәрефләр белән “Шөбиле. Ифтар- 2024” дип язылган мөлаем ханымнар каршы алып торды һәм мулдан сый-хөрмәт күрсәтте.

Авыз ачып алганнан соң, мәҗлеснең иң хөрмәтле кунагы, Идел буе федераль округында Россия мөселманнары Диния нәзарәтенең тулы вәкаләтле вәкиле Мөнир хәзрәт Бәюсов җыелган халыкны җылы сәламләде, эчтәлекле вәгазь сөйләде. Сергач округы хакимияте исеменнән барча шөбилелеләрне һәм кунакларны Рама­зан ае һәм киләчәк Ураза бәйрәме белән Сергач депутатлары Советы депутаты Ирфан Шаипов котлады. Җирле территориаль бүлек җитәкчесе Илдар Мөхәммәдияров шөбилелеләрне хөрмәт итеп килгән кунакларга рәхмәт әйтте, Фаил Харис улы ише авылдашларының җирле халыкның яшәү шартларын яхшыртуга, үзара рухи бердәмлекне ныгытуга куйган эчкерсез хезмәтләрен бигеләп үтте.

Ифтарны алып баручы Сергач, Спас һәм Кнәген округлары баш имамы Марат хәзрәт Сәлахетдинов Шөбиле мәхәлләсе исеменнән булган шушы сый-нигъмәтле мәҗлесне Аллаһы Тәгалә кабуллардан кылсын, диде. Нәфел корбаннары бу көнне Фаил Харис улы, Гөлшат Мөнир кызы һәм дә Грибан еге­те Наил әфәнде Якубов исеменнән чалынган. Шулай ук Марат хәзрәт бу мәҗлескә үзләреннән зур өлеш керткән Рамил Равил улын, Рәис Диан улын, Марат Халилулла улын һәм ачык учакта кайнар аш әзерләүче Шәмил Марат улын билгеләп үтте, алъяпкычлы ханымнарга олы рәхмәтләрен ирештерде.

Олег ХӨСӘИНОВ.

“Туган як” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*