tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Шушы яктан, шушы туфрактан без”
“Шушы яктан, шушы туфрактан без”

“Шушы яктан, шушы туфрактан без”

Сарман районы Җәлил бистәсе 2нче номерлы урта мәктәптә “Шушы яктан, шушы туфрактан без” дип исемләнгән Республикакүләм фәнни-гамәли конференция үткәрелде.

Быел ул Клара Булатова, Хәниф Хәйруллин, Әзһәр Габиди, Фәрит Яхинның юбилейларына багышланды.

Чарада РФ һәм ТР атказанган фән эшлеклесе, филология фәннәре академиясе хакыйкый әгъзасы – академик Хатыйп Миңнеголов катнаштылар. Хатыйп Миңнегулов гомере буе Казан университетында студентларга белем биргән олуг мөгаллим. Татар әдәбиятының бай мирасын бөртекләп-бөртекләп яшь буынга тапшырган. Егетләр-кызлар дигәнебез инде абый-апалар, ханым-әфәнделәргә әйләнгәннәр. Ә Хатыйп абый һаман да яп-яшь, шул килеш кала бирә! Яшьлек сере нидә? Моның Хатыйп абый үзе ачты.

“Үземне белгәннән бирле мин хәрәкәттә, эштә, укуда. Булдыра алган кадәр халкыма, милләтемә ярдәм итәргә тырышам. Һәм мин менә сезнең кебек шәкертләрем белән очрашулардан илһам алып, яшь булып калам”, – диде ул.

Шулай булсын. Әле алга таба да очрашулар насыйп булсын.

Зания Вафина

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*