tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Онлайн-мәдрәсәдә белем алучыларның саны 23 меңнән арткан
Онлайн-мәдрәсәдә белем алучыларның саны 23 меңнән арткан

Онлайн-мәдрәсәдә белем алучыларның саны 23 меңнән арткан

Беренче Татар онлайн-мәдрәсәсе эшли башлауга бер айдан артык вакыт узып китте. Бу вакыт эчендә онлайн-мәдрәсәдә белем алучыларның саны 23 меңнән артып китте, дип хәбәр иттеләр оештыручылар.

Аларның 7,43% – 18-24 яшьтә, 37,1% – 25-44 яшьтә, 51,8% – 45 яшьтән алып 55 яшьтән өлкәнрәкләр.

Онлайн-мәдрәсә белән Татарстаннан гына түгел, Россиянең башка төбәкләреннән: Башкортостанда, Мәскәү һәм Ульяновск өлкәләрендә, Мәскәү шәһәрендә яшәүче шәкертләр кызыксыну белдергән.

Моннан тыш, Казахстан, Үзбәкстан, Кыргызстан, Азербәйҗан, Төркия, Австралия, АКШ, Германия, Ирландия, Канада, Финляндия, Мисыр, Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендәге милләттәшләребез дә заманча белем бирү ресурсында ислам нигезләре буенча белем ала.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*