tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сокуры авылы «Юлчы» мәчетендә Коръән уку бәйгесе узды
Сокуры авылы «Юлчы» мәчетендә Коръән уку бәйгесе узды

Сокуры авылы «Юлчы» мәчетендә Коръән уку бәйгесе узды

Лаеш районы Сокуры авылы «Юлчы» мәчетендә 14 яшькәчә балалар арасында районкүләм Коръән уку бәйгесе узды.

Бәйгене Татарстан Диния нәзарәте Лаеш мөхтәсибәте оештырды. 60-тан артык кыз һәм малай тәҗвид кагыйдәләренә туры китереп, көйләп Коръән укуда ярышты. Жюри әгъзалары – хәфизләр – Коръән өйрәнү үзәге «Рашидә»дән килде.

Барысы 3 номинация булды: соңгы 10 сүрә, 30нчы җүз һәм 29-30 җүзләр. Һәр номинациядә өч призлы урын каралган. Җиңүчеләргә һәм һәр катнашкан балага бүләкләр тапшырылды.

Иң кечкенә катнашучылар – 4 яшьлек кыз һәм егет тә призлы урыннарга лаек булды. Бәйгегә балаларын алып килгән бер ханым оештыручыларга җылы каршы алу өчен, балаларны ашату-эчертү өчен рәхмәтләрен белдерде.

Мондый бәйгеләр – яшь буын өчен яхшы үрнәк, әти-әниләр өчен – изге эшкә күңел салуга этәргеч. Аллаһ сүзен күңелләрендә саклаган балалар, бәйгеләрне уздыручылар һәм спонсорлар белән Аллаһ риза булсын!

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*