tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Соль-Илецк районы Татар милли-мәдәни автономиясендә яз бәйрәме узды
Соль-Илецк районы Татар милли-мәдәни автономиясендә яз бәйрәме узды

Соль-Илецк районы Татар милли-мәдәни автономиясендә яз бәйрәме узды

Соль-Илецк районы Татар милли-мәдәни автономиясе 6 нчы март көнне яз бәйрәме үткәрде. Габдулла Тукайның “Шүрәле” әкиятен сәхнәләштерү кичәнең төп бизәге булды. Аны Әминә Нуретдинова оештырды. Татарстан Республикасы бүләк иткән милли костюмнарны киеп ясалган чыгышлар ямь өстенә ямь өстәде.

“Дуслык” вокал группасы һәм Радик Рафиков күңелле җырлар белән куандырдылар. Бәйрәм 63 бала катнашында башкарылган матур биюләр белән тәмамланды. Барлык чыгыш ясаучылар диплом һәм истәлекле бүләкләргә ия булды. Катнашучылар да, тамашачылар да бәйрәмнән канәгать калып, күтәренке кәеф белән таралыштылар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*