tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Солдат альбомы” конкурсының җиңүчеләре билгеле
“Солдат альбомы” конкурсының җиңүчеләре билгеле

“Солдат альбомы” конкурсының җиңүчеләре билгеле

2024 елның 01 нче февраленнән 18 нче февральгә кадәр Бөтендөнья татар конгрессы, “Татарлар” газетасы белән берлектә, “Солдат альбомы” конкурсын үткәрде. Бәйгегә барлыгы 70 кә якын язма килде. Катнашучылар Туган иле сагына баскан авылдашлары, әтиләре, ирләре, якыннары турында бик матур, җылы иншалар юллады.

“Солдат альбомы” конкурсына язмаларны Татарстанның Актаныш, Саба, Минзәлә, Әлки, Арча, Яңа Чишмә, Менделеевск, Сарман, Әгерҗе, Мамадыш, Чирмешән, Мөслим, Балык Бистәсе, Теләче, Чүпрәле районнары, Казан, Чаллы, Лениногорск, Алабуга шәһәрләре, Башкортстан Республикасы, Ульяновск, Самара, Оренбург, Киров өлкәләре, Пермь крае, Мәскәү шәһәрендә яшәүче милләттәшләребез юллады. Бәйге 15-20 яшькәчә һәм 21 яшьтән өлкәнрәк булган яшҗ категорияләре арасында узды.

Жюри барлык эшләрне дә карап чыкканнан соң бәйгегә килгән иң яхшы язмаларны сайлап алып җиңүчеләргә Дипломнар бирү турындагы карарга килде. Шулай ук җылы эчтәлектәге язма авторларына бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хатлары да тапшырылачак. Бүләкләү тантанасы турында аерым хәбәр ителәчәк.

“Солдат альбомы” конкурсында Дипломнарга лаек булучылар:

Гөлфия Фәхразыева (Сарман районы – 42 яшь)

Гөлнур Гарипова (Әлки районы – 52 яшь)

Халидә Габидуллина ( Арча районы – 54 яшь)

Диләрә Камалова (Башкортстан Республикасы – 15 яшь)

Гөлназ Фәрдиева (Чаллы шәһәре – 44 яшь)

Рәзинә Нургалиева (Саба районы -30 яшь)

Рәмзия Мусина (Яңа Чишмә районы – 52 яшь)

Ләйсән Исмәгыйлева (Оренбург өлкәсе – 18 яшь)

Лиана Шакирова ( Актаныш районы – 15 яшь)

Динә Галимова (Чирмешән районы 15 яшь)

Бөтендөнья татар конгрессының “Рәхмәт хатлары” 

Алия Фәхрәзиева (Сарман районы – 16 яшь)

Риаз Гайнетдинов (Саба районы – 15 яшь)

Александра Сафина (Менделеевский районы – 58 яшь)

Зөһрә Ханькова (Минзәлә районы – 88 яшь)

Ландыш Тимергалиева (Саба районы – 43 яшь)

Ильвина Камалиева ( Оренбург өлкәсе -15 яшь)

Камилә Фәтхуллова  ( Чүпрәле районы – 16 яшь)

Рәзилә Мөхәммәтрәхимова (Балык Бистәсе районы – 36 яшь)

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*