tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сөнгатулла Бекенинның шигырьләр китабы басылып чыкты
Сөнгатулла Бекенинның шигырьләр китабы басылып чыкты

Сөнгатулла Бекенинның шигырьләр китабы басылып чыкты

Тубылның “Полиграфист” нәшриятында Сөнгатулла Хәкимҗан улы Бекенинның китабы басылып чыкты. Яңа гына дөнья күргән бу китаптагы шигырьләрне укучылар авторның татар теленә, динебезгә, татар моңына, җырларына мәхәббәтен күрерләр. Сөнгатулла абыйның иҗаты укучыларын ата-аналарны хөрмәт итәргә, татар телебезне, гореф-гадәтләребезне белергә чакыра.

Фотосүрәтләр белән баетылган, 99 биттән торган хезмәтенең беренче бүлегендә автор иҗат иткән шигырьләре, икенче бүлегендә шәһәрнең милли, мәдәни юнәлешендә хезмәт иткән якташларына багышланган багышлаулары, якыннарына атап язган шигырьләре, күренекле шәхесләребезнең гомер бәйрәмнәренә багышланган иҗаты кергән. Зур хөрмәт һәм горурлык хисләре белән өлкә газетабыз “Яңарыш”ка, Тубыл шәһәре себер татар мәдәният үзәгенә, “Искер-җыен”га багышлап язган, халык күңеленә кергән иҗат җимешләре дә үзенең укучыларын тапкан. Сөнгатулла Бекенинның шәһәрнең “Яшьлеккә сәяхәт” ансаблендә җырлаганы, аның шигырьләренә көй иҗат ителгән җырларын тыңлаучы тамашачылары да аңа көч, дәрт, илһам биргәндер. Ветеран укытучы шигырьләрендә авыр балачак язмышы белән дә укучыларын таныштыра. Сугыш чоры хатирәләре, әтисез-әнисез үскән елларны йөрәге аша кичергәннәрне шигъри юлларга салган ул. Сөнгатулла абый туган ягын, туган төбәген яраткан, дусларын хөрмәт иткән эчкерсез, гадилеге белән аерылып торган кеше.

Авыр һәм катлаулы тормыш юлын узган С.Х.Бекенинны яңа китабы чыгуы белән котлыйбыз. Милләтенең киләчәге, теле югала баруы турында да борчылып язылган шигырьләре, аның иҗади хезмәте хөрмәткә лаек.

Автор ихлас күңеле белән язган шигырьләр җыентыгын бастырып чыгаруда матди ярдәм күрсәткән Бөтендөнья татар конгрессының Төмән өлкәсе вәкиле, эшмәкәр Ринат Насыйровка, Тубыл шәһәренең себер татарлары автономиясе рәисе Зәйтүнә Тычинскихка рәхмәтләрен юллады. Яңа “Юбилейлар, юбилейлар” дип исемләнгән китапны Тубыл район китапханәсеннән алып укый аласыз.

Римма Умитбаева

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*