Советский шәһәрендә яшәүче татар активлары, “Ак калфак” оешмасы хатын-кызлары “Өлкәннәр көне” уңаеннан матур очрашу уздырды. Биредәге милләттәшләребез буыннар арасындагы бәйләнешне ныгыту өстендә даими эш алып бара. Намуслы хезмәт белән көн күргән өлкәннәрне алар бәйрәм белән котлады.